Җәен тәмлесен һәм эресен ашыйм, дисәң җиләкне ничек «тәрбияләргә?»

Бакча җиләген (виктория) яратмаган кеше сирәктер ул. Татлы җиләкне тәрбияләүнең ние бар, утырттың да, җәен уңышын җыеп алдың, диючеләр ялгыша. Аңа игътибарның ниндие генә кирәк әле! Мул уңыш алу, ашламлар кертү, тәрбия чаралары турында искә төшерәбез.

Язгы тәрбия

Җиләк түтәлләрендәге эшне кар эрү һәм җир кибү белән үк башларга кирәк. Беренче адым – җиләкләрне артык яфраклардан арындыру. Түтәлләрне җыештыргач, аны көпшәкләндерергә онытмагыз. Аз гына кагылудан да җирдән аерылып чыгарга торган үсентеләрне алып ташлагыз. Алар инде авыру.

Сүз уңаеннан, бакча җиләгендәге авырулар үзләре турында җәен белгертә башлый. Әмма моны булдырмас өчен яз аенда ук «дәвалау» эшен башларга киңәш ителә. Профилактик эшкәртү максатыннан, бакча җиләгенә зыян китерүче корткычлардан саклау өчен, түтәлгә «Калипсо, «Актеллик» кебек дарулар кертергә мөмкин. Гөмбәчекләр, йогышлы авырулар китереп чыгармас өчен «Фитоспорин-М», «Алирин-Б», «Споробактерин» кебек фунгицидлар кулланырга кирәк.

Гадәттә, виктория җиләген көздән үк утыртып калдыралар. Тик бу эшне язга калдыру да хәерле. Язын утыртырга җыенучыларга шуны истә тотарга кирәк: һава торышы 10 градустан югарырак булырга тиеш. Бакча җиләге кояшлы, суык җилләр тиеп борчымый торган урыннарны үз итә. Түтәл төньяктан көньякка, тау сыманрак булса яхшы. Җиләкне пасленчалар семья­лыгына кергән культуралар үскән урынга утырту килешмәс. Ә менә элек кыяклылар «яшәгән» урыннар бер дигән булыр. Утырт­канда сак кыланыгыз: артык тирәнгә утырту да, җиләкне өслектә калдыру да зыянга булачак.

Кайчан ашлама кертергә?

Бакча җиләгенә ашлама кертү берничә этапта башкарыла. Беренчесе – иртә язда. Бу вакытта ашлама кертүнең максаты – җиләкнең азотка булган ихтыяҗын киметү. Икенче этап – җиләк мыекчалары формалашканнан соң. Бу вакытта кертелгән ашлама җиләкнең тәменә дә тәэсир итәчәк. Өченче этап – җәен, беренче җиләк уңышын җыйганнан соң. Дүртенче тапкыр ашлама кертүне көзен башкаралар. Монысы – мәҗбүри! Ел әйләнәсе туфрак үзендә булган барлык файдалы элементларны биреп бетергән була. Шуңа да аны тукландыру мөһим.

Ничек тукландырабыз?

Бакча җиләген чәчәк атар алдыннан менә болайрак тукландырырга була. 10 л суга 2 г бор кислотасы, 1 стакан көл, 5 – 10 тамчы йод, 2 г марганцовка тамызырга кирәк. Шуны болгатып, җиләккә сибәргә. Болай тукландыруны уңыш җыйганнан соң да дәвам иттерергә була.

Бакча тирәсендә җыештырып йөргәндә, чүп үлән дип, кычытканнан коты­лыр­га ашыкмагыз. Аннан бакча җиләге өчен бер дигән ашлама ясарга була. Мул итеп кычыткан җыярга, аны су тулы савытка салып, өстен сетка белән капларга кирәк. Әлеге сыекчаны 1:20 исәбенә су белән кушып, җиләкләргә сибәргә кирәк.

Чүпрәле су сибү дә уңай нәтиҗәсен бирер. Чүпрәдә цинк, калий, азот бар. Мондый ашламаны болайрак ясыйлар: 1/2 л җылы суга 0,2 кг чүпрә өстәп, 20 – 30 минут төнә­тәләр. Аннан шушы эремәне су белән катнаштырып, җиләк үсентеләренә сибәләр.

Түбәндәге ысулларны куллану да җиләкне ныгытачак һәм уңышын арттырачак. Ике аш кашыгы нитрофоска һәм бер чәй кашыгы калий сульфатын бергә кушып болгатырга. Шушыны 10 л суда эретәсе.

Бер стакан биогумусны 10 л су белән кушарга һәм бер тәүлеккә калдырырга. Бер көн узгач, әлеге эремәне тагын бер кат 1:1 исәбеннән су белән кушарга һәм куллана башларга.

Ипи белән дә җиләк өчен менә дигән ашлама ясарга мөмкин. Кипкән ипи кисәкләрен бергә җыеп, савытның 2/3 өлешен шуның белән тутырып, калган өлешенә су өстисе һәм җиде көнгә җылы урынга куясы. Әзер массаны 1:3 исәбеннән су белән кушып, җиләк төпләренә сибәсе.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү