Казан укучысы робототехника буенча Мәскәү олимпиадасы призеры булды

Казан федераль университеты Н. И. Лобачевский исемендәге лицейның 7 нче сыйныфында укучы Никита Быльнов робототехника буенча мәктәп укучыларының Мәскәү олимпиадасында икенче дәрәҗә призер булды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Олимпиада Россиянең барлык төбәкләреннән мәктәп укучылары өчен оештырылган һәм Россия Фәннәр академиясе, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе югары уку йортлары ректорлары советы, М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, шулай ук Педагогик осталык үзәге катнашында Мәскәүнең Мәгариф һәм фән департаменты тарафыннан үткәрелә. Олимпиадада өч яшь категориясенә берләшкән 5-11 сыйныф укучылары катнашты.

«Олимпиада теоретик һәм гамәли турдан торды. Минем өчен теоретик тур катлаулырак булып чыкты. Ә менә практик яктан минем өчен катлаулы булмады, мин анда максималь балл җыйдым. Нәтиҗәдән мин бик канәгать», — дип шәрехләде ирешкән уңышлары турында Казан федераль университетының медиакоммуникацияләр үзәгенә Никита Быльнов.

Олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар йомгаклау рейтингы нигезендә турыдан-туры катнашу этабының ике туры нәтиҗәләре буенча билгеләнә. Йомгаклау рейтингы теоретик һәм практик турлар нәтиҗәләре буенча төзелә. КФУ лицеисты 2900 балл җыйды, икенче дәрәҗә диплом иясе булды.

Моңа кадәр Лобачевский исемендәге Лицейның 9 нчы сыйныф укучысы Айдар Баһаветдинов химия буенча  мәктәп укучыларының «Газпром» тармак олимпиадасының 2 нче дәрәҗә диплом иясе булды.

 


Казан укучысы робототехника буенча Мәскәү олимпиадасы призеры булды” язмасына фикерләр

Фикер өстәү