Эшсез калгач авылга кайткан Рискибек Мәхмүдов: «Бу безнең өчен авыр хәлдән чыгу мөмкинлеге»

Мәгълүм булганча, Татарстанда эшләрен югалтканнарга ярдәм йөзеннән, «Авылда җәйге мәшгульлек – 2020» дип аталган яңа программа эшли башлады. Инде бу мөмкинлектән файдаланучылар да бар. Мәсәлән, Әлмәт һәм Яшел Үзән районнарындагы «Ягодная долина» оешмасына язгы чорда эшләргә дип, ун кеше урнашкан.

Шундыйларның берсе Рискибек Мәхмүдов. Ул биредә улы Камил белән бергә эшли. Әлеге вакытта карлыган үсентеләрен утырту белән мәшгульләр.  

Без Казанда яшибез. Гаиләбез ишле. Алты кеше. Улым белән икебез ландшафт дизайнерлары. Ләкин карантин башлангач, үз һөнәребез буенча эшләү мөмкин түгел. Табышсыз калдык. Әлеге программа турында ишеткәч, министрлыкка шалтыратып, барысын да белештек. Шуннан соң бирегә эшкә урнаштык. Әлеге вакытта сынау вакытын узабыз. Бу, әлбәттә, безнең өчен авыр ситуациядән чыгу мөмкинлеге, – ди Рискибек Мәхмүдов.

Биредә шулай ук Рөстәм Сафин да эшли. Үзизоляциягә кадәр ул Яшел Үзән шәһәрендәге бер ресторанда пешекче булып эшләгән. Ике бала әтисе эшсез калгач, бирегә килгән.  

«Ягодная долина» питомныгы һәм бакчасының мәйданы 20 гектар мәйданны тәшкил итә. Каен җиләге – 8, карлыган үсентеләре – 3,5 гектар, ә кура җиләге 6 гектар мәйданда үсә. Оешма директоры Илдар Ситдыйков әйтүенчә, Яшел Үзән районының Зур Яке авылындагы территориядә һәм Әлмәт районындагы филиалда җәйге сезонда 500 кешене эшкә урнаштыру мөмкинлеге бар.  


Фикер өстәү