Азнакайда бер хуҗалыкның 30 сарыгы югалган: «Суга төшкәндәй юк булдылар»

Азнакай районының Бүләк авылындагы бер хуҗалыкта 30 сарык югалган. Шушы кадәр мал кая китәргә мөмкин икән соң? Без хуҗаларына шалтыраттык.

— 15 май көнне көтүгә чыккан сарыкларыбыз өйгә кайтмады. Урлаганнардыр, дигән шигебез юк. Көтүдән соң үз юллары белән киткән булырга тиешләр. Инде аптырап район газетасына да белдерү биреп карадык. Табарга ярдәм итүчегә бер сарык бүләк итәр идек, дибез. Белдерү чыккач, берничә кеше шалтыратты. Алар сарыкларның урман юлыннан китүләрен, шунда күрүләрен әйттеләр. Маңгайларында зәңгәр тамгалары да бар иде. Без кичә дә, бүген дә барып эзләп кайттык, тик таба алмадык. Суга төшкәндәй юк булдылар, – диде әңгәмәдәшебез.

Көтүгә киткән малкайларның төркемнәре белән авылдан чыгып китүләре турында ишеткән юк иде әле. Болай да була икән. Әлеге терлекләрне юкка гына сарык димәгәннәрдер. Без исә аларның хуҗаларына исән-сау булып әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү