Рөстәм Миңнеханов Россия реставраторы Александр Попов белән онлайн-очрашу уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  «Реставрационный центр — архитектура, производство, обучение» ҖЧҖ җитәкчесе Александр Попов белән онлайн-очрашу уздырды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Очрашу кысаларында Татарстанның агач мигъмәрияте ядкярләрен: Балык Бистәсе районының Олы Елга авылындагы мәчетне һәм Кама Тамагы районының Архангельские Кляри авылындагы XVIII гасыр чиркәвен реставрацияләү мәсьәләләре каралды. Ике проектны да Александр Попов җитәкләячәк.

Яклар реставрация эшләренең агымдагы барышы, объектлар сакланышын тәэмин итү, шулай ук киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алыштылар


Фикер өстәү