Абдуллиннар гаиләсендә тугызынчы бала туган: сабыйга бабасы исемен кушканнар

Гаилә көне алдыннан туган балага, бабасы хөрмәтенә, Равил дип исем кушканнар. Туу турындагы таныклыкны исә әти кешегә район ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда, гаилә көнендә тапшырганнар.

Әлеге бүлек җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, изге теләкләрен әйтеп, истәлекле бүләк биргән.

Ярак Чурма авылында яшәүче Җәмилә һәм Илдар Абдуллиннар районда күп бала үстерүче гаилә буларак һәм балаларын өй шартларында үзләре укыту белән дә билгеле. Моннан бер ел элек Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да әлеге гаилә белән очрашып, балаларның белемле булуларына, татар, рус, инглиз телләрен бердәй яхшы белүләренә, районда иң күп китап укучы гаилә булуларына сокланып, самавыр бүләк иткән иде.

Җәмилә Төрекмәнстанда туып-үскән, әби-бабайларының тамырлары Татарстан белән бәйле. Илдарның тамырлары да Әтнәгә барып тоташа. Алар 2016 елда Балтачка күченеп кайта. Бу сайланышны алар Балтачның төзек, матур булуы белән дә, татар районы булуы белән дә, Казаннан ерак булмау белән дә аңлата. Белеме буенча татар һәм рус телләре укытучысы булган Җәмилә дә, тормыш иптәше Илдар да милли җанлы кешеләр.

Өлкәне — 2004, сигезенчесе 2018 елда туган балаларына да алар берсеннән — берсе матур исемнәр кушкан. Рөстәм, Рәйсә, Гүзәл, Ләйсән, Шамил, Раушан, Мәрьям, Алсу… Инде аларга Равил өстәлде. Һәр бала үз ризыгы белән туа, диләр. Бәхетле, тәүфыйклы, игелекле балалар булып үсәргә язсын!

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү