Казансуның суы чистара

Моңа кадәр яңгыр сулары Казансуга чистартылмыйча гына эләгә иде. Совет районының Ветеринария медиицинасы академиясе янында яңгырдан соң сулар җыелуны шактый күзәттек. Баксаң, биредә су агып китәр өчен бер генә торба салынган булган. Чистарту корылмасын төзүчеләр, биредәге торбаларны үзгәрткән. Хәзер яңгыр сулары үз юлын тиз табачак.
Казансуга эләгүче пычрак сулар хәзер иң элек чистарту корылмасына төшәчәк. Бу корылманы “Сигма” оешмасы төзегән. Әлеге эш “Иделне савыктыру” илкүләм проекты кысаларында башкарылган. Әлеге программа буенча быел Яшел Үзән районында, “Алабуга” икътисади зонасында, Минзәлә районында, Питрәчтә һәм шул районның Кощаково авылында чистарту корылмалары төзеләчәк.


Фикер өстәү