30 меңнән артык табибка акчалары барып җиткән

Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко чыгышыннан билгеле булганча, 30 меңнән артык табиб һәм 77 мең урта медицина персоналына акчалар барып җиткән. Бу хакта ул Владимир Путин катнашындагы киңәшмәдә әйтте.

— Медицина хезмәткәрләренә һәм ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчеләргә түләүләр өчен 52 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Акчалар тулы күләмдә урыннарга барып җитте. Табиблар — 80 мең, фельдшер, шәфкать туташлары 50шәр, кече медицина персоналы 25әр мең ала. Бу түләүләр өч айга исәпләнгән. Апрель аенда акчаларны 125 мең медицина хезмәткәре һәм 24 мең ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчеләре алырга тиеш, — дип хисап тотты министр.

Мурашко сүзләренә караганда, июнь башында даруханәләр дарулар белән дистанцион сәүдә итә алачак.


Фикер өстәү