Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Татарстан җитәкчесе вазыйфасына кандидат буларак яңа срокка тәкъдим итүне хуплады

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны республика җитәкчесе вазыйфасына кандидат буларак яңа срокка тәкъдим итүне хуплады

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин белән онлайн-очрашуда вазыйфада калырга әзер булуын белдерде. Татарстан Президенты сентябрьдә аның вәкаләтләре чоры тәмамлануы турында әйтте. «Мин – сезнең команда әгъзасы. Хуплаган очракта, алга таба эшләргә әзер», – диде Миңнеханов.

“Татарстан күрсәткечләр буенча лидер. Моңа сезнең эшегез ярдәмендә ирешелде. Мин сезнең кандидатурагызны хуплыйм», – диде Путин.

Фото: kremlin.ru


Фикер өстәү