Башыңа төшсә, башмакчы булырсың: дистанцион укыту турында укытучы фикере

Питрәч якларына юл тоткач, юл өсте  дип, танышларыбызга  сугылдык. Римма Дәминова район үзәгендәге  рус телле 2 нче мәктәптә инде 26 ел татар теле укыта. Аның сыйныфларында – туган тел дип татар телен сайлаучы укучылар. Күпчелеге – татарлар, катнаш гаиләләрдән дә бар. 

Көн  кичкә авышкан чак.  Уку-укыту мәшәкатьләреннән азрак  котылгандыр инде дисәк…  Плитәдә аш пешә,  кулда – телефон. Инде дәресләр тәмамланып, өй эшләре тикшерелеп бетсә дә, бигрәк тә  башлангыч сыйныф укучыларының бертуктаусыз шалтырата торган гадәтләре бар, ди ул. Өйгә Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты буенча  эш бирелгән. Бу шигырьне сайладым, тегесен сайладым, ярармы икән, дип киңәшләшүләре. Шул арада, күрми дә калдык,  шулпа кайнап, ташып чыкты. Аптырагач, ул аны сүндереп куярга мәҗбүр булды. Һәр  баланың соравына тәфсилләп җавап бирде. Юк, сорауга җавап бирү генә түгел, җылы итеп аралашу кебек иде бу. Балалар да, юк  нәрсәне бар итеп, сәбәп эзләп кенә шалтыраталар кебек тоелды миңа. Шуңа күрә, сөйләшергә җай чыккач та, сүзебез үзеннән-үзе дистанцион укыту  тирәсендә әйләнде.

– Бу яңалык минем өчен  көтелмәгән булу өстенә, катлаулырак чорга да туры килде. Нәкъ шул вакытта читтән торып квалификацияне күтәрү курсларында укый башлаган идем.  Ул өч атнага тәгаенләнгән иде. Чыгышлар ясыйсым, проектлар төзисем, эсселар язасым, әллә ничә төрле тестка җавап бирәсем бар дигәндәй, мең төрле мәшәкать  өстенә монысы да килеп кушылгач, аптырабрак калдым. Әмма үземне тиз кулга алдым. Беренче чиратта әти-әниләр белән сөйләшергә кирәк, дигән фикергә килдем. Эш шунда: мин 2 нчедән алып 7 нче сыйныфка кадәрге укучыларны укытам, бигрәк тә башлангычларга, һичшиксез,   әти-әни ярдәме кирәк булачак, дип уйладым. Ялгышмадым. Бик тиз уртак тел таптык.  Бер генә кеше дә, бергәләп эшлик,  дигәнгә каршы килмәде. Аннан интернеттан төрле платформаларны сайлап алдык. Мин  edu.tatar.ru порталындагы «Мои факультативы» битен, ZOOM программасын кулайрак дип таптым, «ватсап» аша аралаштым. Кыскасы, мөмкин булган барлык чараларның барысын да кулланырга тырыштым.

:: Соңгы вакытта теге яки бу формада  онлайн укыту программасына күчү турында сүзләр күп йөри. Сез беренче чирканчык алдыгыз. Бу җәһәттән нәрсә әйтер идегез?

– Гомумән алганда, начарлыгын сизмәдем. Әмма дәресләрнең  30ар минут кына булуы  теманы үзләштерү мөмкинлекләрен чикли. Өстәвенә рус мәктәпләрендә татар телен укыту бик үзенчәлекле бит ул. Кайберләре телне камил белә, арада бик белеп бетермәүчеләр дә бар.  Андыйлар белән аерым эшләргә, ягъни  индивидуаль якын килергә, өстәмә биремнәр бирергә кирәк. Бу да вакыт сорый.  Дөрес, моның өчен дәрестән соң ара­лашыр­га була үзе. Әмма бу мөмкинлекне бар укытучы да кулланмаска мөмкин бит.

:: Мондый төр укытуның берәр файдалы ягын сиздегезме?

– Шәхсән үзем өчен файдалы яклары күп булды. Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, дип юкка гына әйтмиләрдер инде. Дөрес, без дистанцион укыту кертелгәнче үк интернеттан нык файдалана идек. Әмма шушы арада үзем өчен шактый яңалык ачтым дияргә була. Күп кенә мәгълүмати чаралардан иркенрәк, тизрәк файдалана башладым, төрле платформалар белән идарә итәргә, экран алдында  үземне дөрес тотарга өйрәндем. Кыска, аңлаешлы кирәк дигән принципны күздә тотып, тема аңлатуның яңа алымнарын эзләп таптым.

:: Балалар нинди фикердә?

– Төрлесе бар. Әле бүген генә бер укучыма: «Мәктәпкә барасың киләме?» – дип сорау биргән идем. «Дистанцион уку күбрәк ошый. Өй эшләрен дә әйбәтрәк эшли башладым.  Озак кына эзләнеп утырам. Вакытында җибәрергә тырышам. Укытучының көтеп утырганын белгәч, тоткарлыйсы килми, яхшы түгел», – ди. Әле генә Камил исемле укучым белән сөйләшкән идек. «Мәктәпкә барасы иде инде, дуслар белән дә аралашасы килә, укытучыларны да бик сагындым», – ди. Ә болай нәкъ менә укуга кагылышлы зарланулар булмады. Бик тиз ияләштеләр. Дәресләрне көтеп алалар.  Кайберләре җавап бирәм дип, чатнап тора, кайберләре  югалып та кала. Вакытында күрә белергә, ярдәм кулы сузарга гына кирәк.

:: Вакыт кысанрак, дидегез. Программа таләпләрен үтәп бетерергә мөмкинлек булдымы?

–  Минемчә, без программаны үтәп кенә калмадык,  бик күп өстәмә  материаллар да үзләштердек. Балалар өй эшләрен эшләгәндә нык эзләнәләр, яңадан-яңа мәгълүматларга тап булалар, кызыксыналар, сораулар бирәләр. Шуңа күрә дә йокларга ятканчы диярлек телефоннан сөйләшеп утырыш бит инде. Әмма бу очракта көннәр буе компьютер артында утыруның сәламәтлеккә зыяны турында онытмаска кирәк. Мөгаен, дистанцион укуның иң зарарлы ягы шушыдыр. Ничек кенә булса да,  балалар белән күзгә-күз   аралашып укытуга җитми инде.

:: Аралашу дигәннән, моннан берничә ел элек сез укыткан  2 нче мәктәптә булып, андагы татар мохитенә бик сокланып кайткан идем. Фойега килеп керүгә, балалар матур итеп татар телендә исәнләштеләр. Үзара да татарча аралашырга тырыштылар. Соңрак директор: «Бездә шундый гореф-гадәт, хөрмәт итү йөзеннән,  балалар килгән кунак телендә сөйләшәләр. Чит илләрдән килсәләр (андый хәлләр дә еш була икән мәктәптә), инглизчәгә күчәбез»,  –дип аңлаткан иде.  Әле дә шул традицияләр сак­ланамы? Кайбер таныш укытучыларым, барыбызга да мәгълүм үзгәрешләрдән соң, эшләрен ташлап китәргә дә мәҗбүр булды. «Кирәк булса, татар телеңне үзең укы», – дип әйтүче балалар да очраштыргалады чөнки.

– Ул яктан, шөкер,  мин бик бәхетле.  Район мәгариф бүлегендә дә, мәктәп коллективында да татар теленә мөнәсәбәт бик хәерхаһлы. Балалар  да, ата-аналар да моны сизеп-күреп тора бит. Бездә, киресенчә, катнаш гаиләдәге укучылар да туган тел итеп татар телен сайларга тырыша. Бер укучыбызның әнисе ярты ел буена, әллә рус теленә күчерикме икән, дип икеләнеп йөрде. Әтиләре рус милләтеннән, өйдә русча сөйләшкәч, бала да әллә ни белми. Әмма беләсе килә. Андыйлар белән аерым эшлим. Билгене баштарак тырышлыгы өчен куям. Каршылык килеп чыкмасын дип, бу хакта татар телен яхшы белүче балаларга аңлатам. Шуннан соң үзләре үк булышырга тотыналар.

:: Шундый яратып сөйлисез, кайчандыр педагогия институтында химия-биология  белгечлеген үзләштереп йөргәнсез дип башка да килмәс иде.

– Чыннан да, татар теле укытучысы булып китүемне  оч­рак­лылык дип тә әйтергә мөмкиндер. Институтны тәмамлап йөргән көннәрем иде. Юллама белән әти-әниемнең туган җире Мамадышка химия-биология укытучысы булып кайтырга хыялланып йөрим. Әмма язмыш   мине Питрәчкә илтте. Күптән очрашып йөргән егетем Эдуард белән гаилә кордык та   аның әти-әнисе янына кайттык. Олы яшьтә иде алар. Шөкер, тәрбияләп, карап, соңгы юлга озаттык. Ике бала  үстердек. Ул вакытта район үзәгендә бер генә мәктәп иде. Минем белгечлек буенча укытырга урыннар булмады.  Икенчесе ачылгач, ихтыяҗ булгангамы, күңелем кушкангамы,   татар теле укытучысы булып урнаштым. Мәктәп елларыннан ук татар  теле белән әдәбият дәресләрен бик ярата идем. Шуңа да бик җиңел кереп киттем.  Читтән торып филология факультетын тәмамладым. Һәм  бу гамәлемә бер тапкыр да үкенгәнем булмады.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова


Башыңа төшсә, башмакчы булырсың: дистанцион укыту турында укытучы фикере” язмасына фикерләр

  1. Баланын мэктэптэ Укытучы каршвнда утыртып укугу житми. Какой анда остэмэ материал туплау, Укытучы бииргэнне эшлэргэ дэ житешмибез. Онлайн укытуга мэнге каршы булачакмын. Балалар мэктэпне сагына….

Җавап Отменить ответ