Трамп нинди дару эчә?

Дөнья икътисады, финанслары һәм сәясәте коронавирус тирәсендә әйлән-бәйлән уйнавын дәвам иттерә. Сөенечле хәбәрләрне шомлы фаразлар алыштыра, өметсезлек белән өмет үзара узыша. Капма-каршы хәбәрләр җитәкләшеп киләләр. Кытай икътисадының терелүе һәм күпләп нефть сатып алырга тотынуы чимал бәяләрен югары күтәрә, сумны долларга һәм еврога карата ныгыта башлады.

 

Чин илендә мотор ягулыгына ихтыяҗның кризиска кадәрге чорны куып җитеп килүе турында сүзләр ишетелә. Металларга да бәяләр үсә икән. Салым түләү өчен экспортка товар сатучыларга сумнар кирәк, шуңа күрә компанияләр 29 майга кадәр 2 миллиард доллар валюта сатачаклар. Үзәк банк та көн саен чит ил акчасын сатуга чыгаруны дәвам иттерә. Менә шундый позитив яңалыкларга сөенеп тә бетә алмыйсың, Күк асты илендә чирнең икенче дулкыны турындагы яңалыклар килеп ирешә. Россия белән чиктәш 108 миллион кеше яши торган провинцияне кырыс карантинга утырталар. Дөрес, чир йоктыручылар саны күп түгел, 34 кеше генә.

Карантиннан баш тарткан Швециядә үлүчеләр саны утыз еллык рекорд куйган. Франциядә ачылган мәктәпләрне яңадан ябалар. Мәктәпкә укырга килгән балалар арасында куркыныч чир эләктерүчеләр байтак.

Нефтькә бәяләр күтәрелүгә сөенә генә башлаган бер мизгелдә, Европада газга бәя түнтәрелү кәефне кыра. Нидерландта зәңгәр ягулыкның бәясе мең кубометрга 52 долларга кадәр төшкән. Австриядә бераз югары – 73 доллар. «Газпром»ның исә, газны Көнбатышка кудыру чыгымнарына салымнарны кушкач, мең кубометрга 63 доллар чыга. Газ чыгаруның башка чыгымнары да бар бит әле. Эчке базарда газ кыйммәтрәк йөри хәзер. Дистә миллиардлаган долларлык торбаны бер файдасызга һәм кирәксезгә диңгез төбенә салган «Газпром»га әҗәтләрен түләү өчен булышырга туры киләчәк. Россия халкыннан башка булышырдай беркем дә юк. Хәер, нефтькә бәяләр күтәрелү дигәне дә –чагыштырмача гына сөенеч инде. 35 долларлык баррельне без март аенда түнтәрелеш дип кабул иткән идек, хәзер күтәрелеш дип саныйбыз.

Икътисад өлкәсендәге сөенечле-шомлы хәбәрләрнең әйлән-бәйләненә хәрби өлкәдәге яңалыклар килеп кушыла. Вашингтон Польшада атом-төш коралы урнаш­тырырга ниятли. Германия үзендәге янки бомбаларын чыгартырга тели икән. Немец туфрагының дәһшәтле коралдан арынуы безнең өчен шатлык булса, бомбаларның поляк җирләрендә урнашуы – хәтәр нәрсә. Россия хәрби белгечләре, сугыш була калса, илнең борын төбендә АКШ атом-төш коралы урнашу Россия­гә бернинди шанс та калдырмый, дип бәяләделәр инде килеп туган хәлне.

Кыскасы, дөнья яңалыклары Трампның, коронавирустан сакланып, гидроксихлорохин эчүе төсле. Даруның булуы – сөенеч. Әмма табиблар аның файдасын расламый, әллә бар, әллә юк дибрәк әйтәләр. Ә менә сәламәтлек өчен зыяны бәхәссез. Янкилар арасында авырмаган килеш шул даруны эчеп үлүчеләр бар.


Фикер өстәү