Җаваплы җавапсызлык, яки Инеш аша ничек чыгасы?

Авыл халкы Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевкә рәхмәтле. Ул булышмаса, бүген дә юлсыз интегер идек, диләр.

«Мемориаль үзәк» өчен кирәк булган 372 276 сум акчаны озак еллар тиенләп җыйганнар. Хәзер исә авыл читендәге инеш аша зиратка чыгу өчен күпер салырга кирәк. Белгечләр исәбенчә, моның өчен 858 500 сум акча кирәк. Кечкенә авыл өчен бик зур сумма бу. Авыл халкы әлеге изге эштән читтә калырга җыенмый.  «Кечкенә генә күпер төзү артыннан инде ун ел чабабыз. Нәтиҗәсе генә юк», – ди, авылдашлары исеменнән редакциягә хат юллаган Алмаз ага Яруллин.

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, ил буенча ел саен җиде йөзгә якын кечкенә  авыл юкка чыга. Кызыл Чишмә авылы да бүген үлем белән яшәү арасында. Кайчандыр 300дән артык кеше яшәгән, үзенең кирпеч заводы, терлекчелек фермасы, кибете һәм башка төр биналары булган авыл сүнеп баручы учакны хәтерләтә. Ул-кызлары туган авылларын саклап калу өчен җан атып яшәсәләр дә, кайбер җитәкчеләрнең битарафлыгы белән очрашалар шул…

Бу урында 17 битлек хаттан кыска гына  өзек китереп узыйк:

«1938 елларда Кызыл Чишмә авылында – 225, 1949 елда 284 кеше яшәгән. Үзгәртеп кору елларыннан башлап халык саны кимегәннән-кими. Эшләр эше, яшәр өчен шартлары булмагач, бәхет эзләп читкә китми ни хәл итәсең?

Өстәгеләр кечкенә авылларны эшле итү турында күпме генә сөйләсәләр дә, бүген бу башлыча авылда яшәүчеләргә генә кирәк булып чыга.

…Җиңү бәйрәме, Сабантуй һәм башка чараларда йөзләгән кеше катнаша. Әти-әниләрнең каберен дә күрә алмыйча, зар елаган чаклар бар. Яз көне инеш күперен су агызып китү аркасында, зиратка бара алмыйбыз».

…Кеше кайда гына яшәсә дә, олыгая барган саен, туып үскән ягына тартыла. Өлкәннәр арасында мәңгелеккә киткәч, гәүдәләрен ата-бабалары, туганнары янына кайтарып җирләүләрен теләүчеләр арта. «Без бит – шушы җирдә туып үскән, таңны төнгә ялгап, шушында эшләгән кешеләр. Мәрхүм авылдашларыбызны соңгы юлга кешечә озатасыбыз килә», – диләр.

Инеш аша күпер салуда ярдәм сорап, авыл халкы кайларга гына мөрәҗәгать итеп карамаган. Соңгы 6 ел эчендә инеш аша күпер салуда ярдәм сорап, район һәм республика оешмаларына 19 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр! Җаваплар исә берсеннән-берсе оста, берсеннән-берсе кыска. Һәркайсында диярлек Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Николай Чурин 6 ел элек имзалаган җавап эчтәлеге: «Кызганычка, андый эшләр башкарыр өчен Олы Тигәнәле авыл җирлеге бюджетында акча юк. Төрле дәүләт программаларында да андый мөмкинлек каралмаган». Дистә еллар дәвамында бер үк эчтәлектәге җаваплар! Үтенечләрен кайсы оешмага җибәрсәләр дә, ул  Алексеевск районы Башкарма комитетына кайта.

Хәер, Башкарма комитет рәисенең хәзерге урынбасары Анатолий Абакумов җавапны бераз үзгәрткән. Элегрәк әлеге проблеманы авыл җирлегендә «үзара салым» юлы белән хәл итәргә тәкъдим ителсә, хәзер: «Район бюджетында мондый максатларга акча бирү каралмау сәбәпле, зиратларга юл төзү буенча республика программасын кабул иткәндә, сезнең гозер искә алыначак», – диелә. Андый программа кайчан кабул ителәчәк, гомумән, кайчан да булса каралачакмы, бу турыда берни әйтелми.

Хат эзеннән шул якларны әйләнеп кайттым. Биләрне үтеп, «Изгеләр чишмәсе»нә барганда Кызыл Чишмә янәшәдә генә икән. Табигатънең бик матур почмагына урнашкан. Асфальт юл авылның үзәгенә кадәр барып җитә. Зират та янәшәдә, инеш аша гына чыгасы.

Авыл уртасындагы «Мемориаль үзәк» янында берничә кеше көздән үк утырткан чәчәк түтәлләрен җыештырып йөри. Шуларның берсе – 91 яшьлек Җәүдәт ага Яруллин, яздан кара көзгә кадәр үз йортында яши икән.

– Хәрәкәтсез булмый. Көн саен авылны берничә тапкыр әйләнеп кайтам. Яшелчә үстерәм, кош-корт, вак терлек асрыйм. Ут, су, газ да бар. Элегрәк мондый шартлар турында хыялланып та булмады…, – ди ул.

Туган авылына ярдәм итү өчен җан атып йөрүче Искәндәр ага Миңгалиевнең дә өмете зурдан. Улы Руслан белән бергә өр-яңа йорт, каралты-кура җиткергәннәр. Чишмә суы белән чәй куеп җибәрдем, дип куана. Чишмәне өлкән яшьтәге хезмәт ветераны Наилә апа Яруллина пенсия акчасына төзеткән. Кыскасы, авыл яши генә түгел, тернәкләнеп китәргә дә мөмкин әле.

Олы юлдан авыл үзәгенә кадәр асфальт юл төзелеп, зират тирәсен койма белән әйләндереп алу һәм башка күп эшләрдә авылның һәр кешесе,  үз мөмкинлегеннән чыгып, матди ярдәм күрсәткән.

Авылны тернәкләндерү буенча барлык эшләрдә дә башлап йөрүче Алмаз Яруллин әйтүенчә, район җитәкчеләре бу турыда үз чыгышларында еш искә ала. Авыл уртасындагы «Мемориаль үзәк» белән дә горурлана җитәкчеләр.  Горурланырлык та шул. Тик аны төзүдә үзләренең сүздә бер, гамәлдә гел читтә калырга тырышулары турында гына әйтелми.

Ә авыл читендәге инеш аша зират ягына чыгу чыннан да куркыныч икән. Тар гына сукмактан аягың таеп, язгы ташкын казыган тирән чокырга мәтәлүең бар. Мәрхүмне соңгы юлга озату түгел, үзең имгәнерлек. Без район хакимиятенә бу сорау белән шалтыраткач, район хакимияте башлыгы урынбасары Галина  Белова: «Кызыл Чишмә авылындагы хәлләр безгә яхшы таныш. Бүген районда 13 авылның зиратына юл төзисебез бар. Төрле мөмкинлекләрне эзлибез. Кызыл Чишмә халкы да бу эштән  читтә калмас дип ышанам. Үзара салым яисә дәүләт программасы нигезендә хәл итәчәкбез», – дип ышандырды

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү