Урам кафелары эшен рөхсәт итү мәсьәләсенә бәйле карарны бары тик Роспотребнадзор гына кабул итәчәк, дип белдерде Татарстан Президенты матбугат сәркатибе Лилия Галимова.
— Без верандаларда биналар эченә караганда куркынычсызрак дип уйлый алмыйбыз. Карарны бары тик Роспотребнадзор гына кабул итә ала, — дип җавап бирде Галимова.