Бүген – югалган балалар көне: Татарстанда 43 югалган бала табылганмы?

Җир шарында ел саен 8 миллион бала югала. Мәктәпкә дип чыгып китеп барып җитмәгән, урманга кереп югалган, өйдән, ятимнәр йортыннан качкан, дуслары белән уйнаган җиреннән юкка чыкан балалар күпме!
Ил буенча югалган балаларны “Лиза Алерт” отряды эзли. Алар эшли башлаганнан бүгенгә кадәр бала югалу турында 17 мең гариза килгән. Шуларның 15 мең 890ын исән килеш тапканнар. 450 се үлгән була. 46 бала әле дә табылмаган. Татарстанда ел башыннан кеше югалу буенча 256 гариза килсә, шуның 43е – балалар. Шөкер, аларның барысы да исән килеш табылган.
Әти-әниләр өчен киңәшләр:
– Белмәгән кешеләр белән сөйләшмәскә, чит кешегә ияреп китмәскә;
– Баланың эчке кием кесәсендә әти-әнисе турында мәгълүмат булсын. Телефон номерларын язып кую да комачау итми;
– Балагызны телефонны кулланырга өйрәтегез. Кайдалыгын хәбәр итә торган төймәгә бассын. Яки кибетләрдә сатыла торган махсус беләзек алып бирегез;
– Үзегездә исә баланың дуслары, аларның әти-әниләренең телефон номерлары булсын;
– Өегездә баланың зур фотосы торсын. Югалган очракта шуны кулланып була;
– Балгызны беркайчан да күз уңыннан җибәрмәгез! Югалу өчен берничә секунд җитә;
– Сабыйларны әби-бабайлараг ияртеп урманга, яки башка ерагырак биргә җибәрмәгез. Өлкәннәр егылырга, аларның авырулары кузгалырга мөмкин. Бу очракта бала бернишли алмаячак. Ни әби-бабайга ярдәм булмаячак, өстәвенә баланың югалуы ихтималы зур;
– Бала үз исемен-фамилиясен, адресын белергә тиеш;
– Югалган очракта нишләргә кирәклеген кат-кат аңлатыгыз;
– Чит кешеләр белән лифтка керергә ярамаганын әйтегез. Яхшы кешеләр булган кебек, начарлары барын да сөйләгез;
– Чит кеше чакырса бармаска, алып китмәкче булса– кычкырырга кирәклеген аңлатыгыз;
– Югалаган очракта полиция киемендәге кешегә янына барырга кушыгыз. Ул булмаса, якындагы кибеткә кереп сатучыдан ярдәм сорарга кирәклеген белеп торсын.


Фикер өстәү