Мөгез өчен күпме түлисе?

Авыл җирлегендә күпләп терлек асрау­чы, кош-корт тотучыларга карантинга бәйле рәвештә күрсәтелгән ветеринария хезмәте өчен түләү күләме арткан.

Россиянең «Халык фермеры» проекты җитәкчесе Олег Сирота әйтүенчә, терлек-туарың чирләп киткән очракта, хуҗалыгыңа ветеринария табибы чакыру Мәскәү өлкәсендә – 836 сум, Саратов өлкәсендә 660 сумга җиткән. Шул ук вакытта, Брянск авылларында яшәүчеләргә шәхси хуҗалыгыңа табиб чакыру 243 сумга төшә.
Калуга өлкәсе ветеринарлары барысын да уздырган. Сыер мөгезе кисү өчен 511 сум акча ала башлаганнар. Бу – бары тик бер мөгез өчен. Сөзгәк сыерның очлы мөгезеннән котылу өчен бүген шәхси хуҗалыкларга һәм фермерларга 1 мең сумнан артык түләргә туры килә.
– Россия төбәкләрендәге 790 дәүләт ветеринария стан­ция­ләре халыкка түләүле хезмәт күрсәтүдән 18 миллиард сум акча эшләгән. Шактый зур хезмәт куеп терлек асраучыларга каравыл кычкырырга гына кала, – ди Олег Сирота.
Алда әйтелгәннәрдән аңлашылганча, Россиянең 790 ветеринария станциясе арасына безнекеләр дә керә. Мондый хәл Татарстан фермерларына һәм шәхси хуҗалыкларына ни дәрәҗәдә кагыла?
Кама Тамагы районындагы Атабай авылының «Фатыйма» мәчете имам-хатыйбы Җәүдәт ага Фәйзуллин шәхси хуҗалыгында гаиләсе белән берлектә 12 мөгезле эре терлек асрый. Ветеринария табибларына бик рәхмәтле алар. Районнан да киләләр, хуҗалыкның мал табибы Әхмәт Хәсәнов та күршедә генә яши икән. Түләүле хезмәтләр кыйммәт түгел, диләр. Яз һәм көз көннәрендә малларны әледән-әле районнан килеп тикшереп торалар. Төрле авыруларга каршы уколлар кадыйлар. Кан анализлары алалар. Узган ел бер сыерда лейкоз чире тапканнар.
– Чирле малны озак асрарга ярамый. Нәселле танага алыштыру мөмкинлеге бар. Бу очракта да дәүләт ярдәме каралган. Чыгымнар субсидия формасында кире кайтарыла, – ди Җәүдәт ага.
Әгерҗе районында 600 баш мөгезле эре терлеге булган «Сәхипов» фермер хуҗалыгына да ветеринария табибларына еш мөрәҗәгать итәргә туры килә.
– Түләүле хезмәт күрсәтү бәяләре үзгәрмәде. Әйтик, сыер мөгезен кистергән өчен узган ел 100 сум түләгән булсак, быел да шулай, – ди фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илнур Сәхипов.
Актаныш районының баш мал табибы Илнар Кадыйров та шәхси һәм фермер хуҗалыкларына түләүле хезмәт күрсәтүдә үзгәрешләр булмавын раслый.
Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, шәхси һәм фермер хуҗалыкларына ветеринария хезмәте күрсәтү расланган план нигезендә алып барыла. Себер түләмәсе, туберкулез һәм башка төрле чирләрдән саклану чаралары өчен чыгымнар дәүләт исәбеннән башкарыла. Түләүле хезмәт күрсәтелгән очракларда, бәяләр күләме шулай ук Баш ветеринария идарәсенең махсус фәрманы белән расланган. Эчтәлеге белән һәр ветеринария оешмасы яки мал табиблары аша танышырга мөмкин. Аңа карантин белән бәйле рәвештә бернинди үзгәрешләр кертелмәде, – ди Алмаз Хисаметдинов.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү