Татарстанда мошенниклар атна саен 50 млн сумга кадәр акча урлый

Узган ел республикада 4,5 мең мошенниклык очрагы теркәлгән булса (2018 ел белән чагыштырганда үсеш 45%ка ), бу елның дүрт аенда гына да инде 2 мең очрак теркәлгән. Бу хакта Хөкүмәт йортындагы брифингта билгеле булды.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков сүзләренчә, банк карталарыннан һәм исәп-хисап счетларыннан урлаулар саны 60 процентка арткан. Шул ук вакытта мондый җинаятьләрне тулысынча ачыклап бетерә алмыйлар икән, эшләрне ачу күрсәткече 10 процент кына тәшкил итә.

Илдус Нәфыйков мәгълүматы буенча, атна саен караклар 50 млн сумга кадәр акча урлый. Статистикага карасаң, дистанцион мошенникларның йогынтысына 30-50 яшьлек кешеләр аеруча дучар. Бу категориягә караган зыян күрүчеләр 47 процентны тәшкил итә.


Фикер өстәү