Сиңа ярый, сиңа – юк: театрларга эшләргә рөхсәт бар, тик ярты куәткә генә

Сентябрьдән театрлар ишекләрен ача, ләкин бөтен тамашачыга да түгел. Россия мәдәният министры Ольга Любимова әйтүенчә, тамашачының сәламәтлеген кайгырту ниятеннән, билетлар «шахмат» тәртибендә сатылачак.

Ягъни так санлы рәтләрдә так санлы урыннар, җөп санлы рәтләрдә җөп санлы урыннарга гына билет алып була. Моңа карап билет бәяләре күтәрелми, дип ышандыра министр. Татарстанның театр әһелләре бу яңалыкны ничек кабул иткән? «Шахмат» тәртибе белән театрлар җан асрый алырмы? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләде.
«Шахмат» дип атау үзе үк дөрес түгел. Театр белгече Нияз Игъламов әнә шул фикердә:
– Беренчедән, аны шахмат тәртибендә дип атау дөрес түгел. Шашка тәртибе дисәң, дөресрәк була. Әгәр инде алай утырту чыннан да хупланса, күп нечкәлекләрне исәпкә алырга туры киләчәк. Чыгымнар никадәр булачак, бу билет бәясенә ничек тәэсир итәчәк? Билетлар бәясе артачакмы, үзгәрешсез калачакмы? Бу сораулар барысы да көн кадагына килеп басачак. Әле бит үзизоляциядән соң тамашачы театрга килмәс дигән курку да бар. Мин исә киресенчә, халык театрга сагынып килер дип уйлыйм. Зур кризис килеп чыкмаса, театрга кызыксыну кимемәс дип фаразлыйм. Ә инде шашка тәртибендә утыртуга килгәндә, мин бөтенләй эшләмәүгә караганда, һич югы болай эшләргә кирәк дип саныйм. Ярты зал тамашачың булу зур театрлар өчен начар түгел, ә менә 200дән дә кимрәк тамашачыга исәпләнгән залларга билгеле, бу рәвешле эшләү икътисади яктан бернинди файда бирмәс. Икенче яктан, артистлар һәм театрдагы күп кенә хезмәтләр өчен һич югы шушылай эшләү дә файдалы. Чөнки озак вакыт эшләми тору дисциплинага да тәэсир итмичә калмый. Барыбыз да эшне, сәхнәне, тамашачыны сагынды. Билгеле инде, хәзерге вазгыятьтә идеаль карарлар була алмас. Булганны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Мин бу тәкъдимне, дәүләт безнең турыда уйлый башлады, дип кабул иттем.

Буа драма театры җитәкчесе Раил Садриев, театр эчендә театр уйнау булмасмы икән бу, дип шикләнә:
– Бу тәкъдимне мин бик аңлап бетермим. Театр кием элгеченнән башлана дибез. «Шахмат» кагыйдәсен кертәбез икән, анда тамашачы үзен ничек тотарга тиеш? Ул гардеробта, фойеда бу тәртипне сак­лый аламы? Залда бер үк һава инде ул, бер үк хисләр… Кемдер йөткереп җибәрергә дә мөмкин… Бу театр эчендә тагын бер театр уйнау булмасмы? Шуңа күрә мин моны тулысынча күз алдына китерә алмыйм әле. Аннан килеп, ярты зал белән театрны асрап булмый. Дәүләт дотациясендә утыручы театрлар бар. Ә башкалар? Алар киләм дигән тамашачы агымын да ике тапкыр киметергә тиеш була. Әлбәттә, кушканны эшләрбез. Ләкин барыбер «театр уйнау» кебек кабул ителә.

«Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйни проектны хуплый. Аның фикеренчә, эшсез утыру артистны формадан чыгара:
– Әле бу – проект кына. Ләкин ничек кенә алсак та, уйнау белән уйнамау бер түгел. Без аз кешегә булса да эшләргә әзер. Иң мөһиме: тамашачы булсын. Тик утырганга караганда ярты залга уйнавы күпкә күңеллерәк. Безнең хезмәт хакы да шуңа бәйле. Һәм гомумән, уйнамыйча торса, артист формадан чыга. Ә аңа һәрвакыт үсештә булу кирәк.
Татарстан театрлары сезонны бу проект хупланганчы ук башларга җыена. Башка елларда да, мәсәлән, Тинчурин театры Республика көне алдыннан эшли башлый иде.

Кариев театры җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова әйтүенчә, вазгыять тыныч булганда, яшьләр театры августта эшли башларга ниятли:
– Без сезон ачылышын августка дип планлаштырдык. Ә инде бу тәртиптә утыртуга килгәндә, августта болай да тамашачы күп булыр дип уйламыйм. Эшләп карарга мөмкин.

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов исә, шахматлы, шашкалы уйнаганчы, сәламәтлек өчен конкрет гамәлләр кылырга кирәк дигән фикердә:
– Тамашачы кергәндә үк шахмат тәртибендә керергә тиеш буламы? Ишек төбеннән үк бу тәртипне сак­лый алырлармы? Башта самолетларда да шушы тәртиптә утыртырга дип сөйләштеләр, ләкин бит бер кергәннән соң, хет алай, хет болай утырт – бер үк тирәлеккә килеп эләгәсең. Миңа калса, монда шахмат, шашка тәртипләре уйлап чыгармаска, ә саклану чараларын кайгыртырга кирәк. Әйтик, ишек төбендә тән температурасын үлчәп, битлек өләшергә була. Икенче яктан, эшләмәүгә караганда эшләү әйбәтрәк. Шуңа күрә без август аенда ачылырбыз дип өметләнәбез. Июльдә җыелып, репетицияләрне башлыйбыз дип планлаштырабыз инде.
Театрлар ярты залга да эшләргә әзер. Алар тамашачысын сагынды, кайсыларында әзер спектакльләр күрсәтелмичә калды, кайбер премьералар нибары бер тапкыр уйналды. Ә сез театрга барырга әзерме? Халык арасына чыгарга курыкмыйсызмы? Сездән җаваплар көтәбез, кадерле укучыларыбыз.

Гөлинә Гыймадова

Фото К.Тинчурин театры сайтыннан алынды


Фикер өстәү