Татарстанда бер баласын үтергән, икенчесен яралаган хатынның экспертиза нәтиҗәләре билгеле булган

2019 елның 6 октябрендә булган фаҗига Татарстан халкын тетрәндергән иде. Чаллыда яшәүче 32 яшьлек хатын низагтан соң ире өйдән чыгып киткәч, балаларыннан «үч» алган. 2017 һәм 2013 елгы улларын пычак белән яралаган, ахырда үзенә кул салырга тырышкан. Кечкенәсе алган тән җәрәхәтләреннән үлгән, ә хатын икенче улы белән хастаханәгә озатылган иде.

Тикшерү комитеты хәбәр иткәчә, хатынның суд-психиатрия эксперты комиссиясе хатында хроник психик тайпылыш булуын ачыклаган. Шуның аркасында ул үзе белән идарә итә алмаган дип фаразлана.


Фикер өстәү