Самосыр чүплегендә миләшләр үсәчәк

Озакламый чүплек урынында 500 данә миләш белән 1000 спирея куагы утыртачаклар.

Әлегә биредә әзерлек эшләре бара. Чүплекнең өске өлеше кара җир белән капланган. Биредә утыртыр өчен миләшләрнең 5 яшьлеген сайлаганнар. Баксаң, андый агачлар тиз үсеп китә һәм аларге еш су да сибәсе түгел икән. Өстәвенә аның тамырлары элеккеге чүплек урынында яхшырак та үсәчәк.
Исегезгә төшрерәбез, чүплекне рекультивацияләү 2016 елда башланган иде. Аны юкка чыгару өчен 376 миллион сум тотылган.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 


Фикер өстәү