Сочида шахмат бәйгесендә җиңгән Азалия Мифтахова турында: «Алисә Галләмованы узып китәр»

Әтнә кызы Азалия Мифтахова Сочида узган шахмат бәйгесеннән өченче урын алып кайтты! 2022 елда узачак «15 яшькә кадәрге кызлар» категориясендә Россия шахмат беренчелегендә уйнау мөмкинлеге дә отты. Моның ни дәрәҗәдә зур җиңү икәнлеген әйтеп тә бетереп булмый.

Әтнә кызының  җиңүе, искиткеч зур уңышы хакында  әле һаман уйлап йөрим. Азалия Мифтахова, үз яшендә Татарстан чемпионы дәрәҗәсенә ирешеп, Сочида узган 13 яшькә кадәрге  кызлар арасында 2021 елгы Россия шахмат федерациясенең «Беренче лига» бәйгесенә төп уенчы итеп чакырылды.  Һәм 13 яшькә кадәрге шахматчы кызлар арасында уйнап, йөзгә якын оста уенчы арасында өченче урын яулады.  Алай гына да түгел әле, ул 2022 елда кабат Сочида узачак «15 яшькә кадәрге кызлар» категориясендә РФ шахмат беренчелегендә уйнау мөмкинлеге отты. Россия шахмат федерациясе мондый мөмкинлекне  шушындый зур турнирда җиңеп,  1–4 нче урын алучыларга гына бирә. Азалия кебек оста уйнаучыларны бәйгегә үзе чакыра һәм барлык  финанс  чыгымнарын үзе күтәрә.  Сочига бер уенга бер кешенең  барып кайту бәясе  50 мең сум икәнлеген истә тотсак, әлеге җиңүнең ни дәрәҗәдә зурлыгын һәм файдасын әйтеп бетерү дә мөмкин түгел.

 «Без шат дип әйтү – бернәрсә дә әйтмәү»

Азалия белән Сочига ярышка барган әнисе, үзе дә шахматчы, ике югары уку йортын тәмамлаган инженер  Зәлия Мифтахова  әнә шулай ди.  Әлеге бәйгедә Россия күләмендә, дөнья күләмендәге шахмат бәйгеләрендә  уйнап шомарып,  200–300әр турнирда уйнап җиңү яулаган шахматчылар катнашты.  «Безнең Азалиянең ул дәрәҗәдә үк уйнаганы юк, андый тәҗрибә дә булмагач, бу бәйгедә ул кадәр үк зур урыннар яулый алырбыз дип ышанып та бетмәгән идек. Шулай да өмет бар иде. Без дә әзерләнеп бардык. Ул категориядә уйнаган 75 бала да, әзерләнеп, җиңүгә өметләнгән.  Бу – бик зур турнир, монда меңгә якын спортчы  катнашты.  Татарстаннан бары Азалия генә 2022 елда уйнау өчен  «Югары лига»га  үтте. Шуңа бу җиңүгә без шат дип әйтү – ул бернәрсә дә әйтмәү», – ди Сочига кызы белән барган ана.

Беренче урын алучы шахматчы – Владимир өлкәсеннән, икенче урында – ХМАО-Югра уенчысы. Азалия  уйнаган категориядә тагын бер Татарстан кызы бар, ул – 13 нче урында.  28 нче урында – тагын бер кыз.

– Уен нәтиҗәсе өч сәгатьтән соң гына билгеле булды. Мин ул аралыкта  үземә урын таба алмадым, утырып елап та алдым. Нишләргә дә белмәдем. Азалия озак уйнамады, өч сәгать булганчы, 9 нчы турда мат куеп чыкты. Калган такталарда  уйныйлар иде әле. Безнең нинди урын алуыбыз бу уенчыларның ничек уйнавыннан торды. Аңа кадәр 2 нче урын алучы белән күрсәткечләр бертөрле булып барды.  Азалия,  өченче уен күрсәткече аз гына ким булганлыктан, аннан  калышты. Үзебезнең уйлау буенча я ике, я өченче урын булырга тиеш дип көттек, – ди Зәлия Мифтахова.  – Болай да шахмат  – психологик яктан  иң авыр спорт төре. Һәр уенда җиңә алмыйсың, 5 сәгать дәвамындагы уеннан соң икенче көнне яңача уйнарга кирәк.

Мондый зур турнирга беренче тапкыр баргангамы, барысының да дус-тату яшәве сокландырган аларны. Гаҗәпләндергәне – Азалияне  котларга Татарстанның бөтен тренерлары килгән.

«Минем әле уйныйсым килә»

Азалия Мифтахова шахматны беренче класста укыганда уйный башлый.  Ә мәктәпкә 6 яшьтән керә ул. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Шахмат белән мавыгу нәселдән килә. Шуңадыр Азалиянең шахмат белән мавыгуына  бик исләре дә китми. Бала чынлап мавыга башлагач кына  шахмат түгәрәгенә алып баралар.

– Гыйнвар аенда Казанда узган турнирда катнаштык. 4 яшеннән тренерлар белән шөгыльләнүче балалар белән уйнарга кереп утырды Азалия. Җиңәм, дип уйнады. Моны күреп, шахмат моныкы икән, түземлеге дә җитә, омтылышы да бар, дип, аның белән  шөгыльләнә башладык. Ул бәйге нәтиҗәсе буенча  Азалия 20 нче урыннар тирәсендә генә иде. Бер ел эчендә шушы бәйгедә беренче урын алган кызларны җиңә башлады.  Тренер кирәк булды. Шахмат лагерьларына йөрттек. Безнең өйдә мин шахмат  уйныйм, әтисе Радик кечкенәдән шахмат уйнап үсмәгән. Азалия уйный башлагач, аның белән шөгыльләнгәнне карап торып, ул да шахмат уйнарга өйрәнде. «Уйнасын бала», – дип кенә тора. Соңгы елларда Татарстан турнирларында Азалия гел беренче өчлектә булды. Җәй көннәрендә Түбән Новгородта Россия кубогының балалар этабында  2 нче урын алды, Новороссийскида узган шахмат композициясе буенча – 1 нче урын, Идел буе федераль округында узган шахмат композициясендә  – 3 нче урын. Уйный торгач, соңгы елларның җиңүләре байтак җыйналды. Без бу бала Татарстан чемпионы булсын дип тырыштык. Үзе дә җәй буе шөгыльләнде.  Октябрь аенда узган Татарстан беренчелегендә беренче урын алды. Бер дә җиңелмәде, ике ничьясы бар иде. Үзенә аңлатабыз, «Син 13 яшькә кадәрге кызлар арасында чемпион калдың. Бу – гомерлеккә кала торган исем. Кем дигәндә, «Мин  – шахмат буенча Татарстан чемпионы» дип әйтерлегең бар. Арымадыңмы әле, кызым, уйнап?” – дип сорадым. Чөнки күп шөгыльләнергә  кирәк, укуы да бар. Ул бик сәләтле, биергә бик ярата, йөзү секциясенә йөри. Ә ул туктарга уйламады да. «Юк, әни, мин тагын шөгыльләнәм, әле минем уйныйсым килә», – диде. Шуннан соң уйнадык та уйнадык инде. Менә бу бәйгегә путевка оттык, – дип сөйли Азалиянең әнисе.

    «Алисә Галләмованы узып китәр дип өметләнәм»

Әтнәдә 33 бала белән шөгыльләнүче шахмат тренеры Раил Шакиров аның киләчәген әнә шулай күрә.

– Алисә Галләмова дөнья чемпионы була алмады, икенче урында калды. Азалия киләчәктә дөнья чемпионы да булыр. Таланты бар, тырышлыгы, үҗәтлеге җитә. Максат куйган, ул аңа омтыла. Шунысы бар: шахмат – зур чыгымнар сорый торган уен. Бу юлы Азалиянең Сочига бару бәясен Әтнә хакимияте  күтәрде, чөнки ул безнең Әтнә данын яклап йөри, ә әнисе үз хисабына барды.  Азалияне хәзер Казан да бик чакыра, быел гына Татарстан Республикасында  эшләүче  «Талантлар университеты» программасы буенча өч тапкыр шөгыльләнде ул.  Хәзер Азалия Татарстан җыелма командасына да кереп бара, – ди тренер.

Азалиянең яулыйсы үрләре күп әле. Әтнә кызының дөнья чемпионы буласы да бар. Уңышлар телик аңа.

 

Сүрия Мингатина

 

 


Фикер өстәү