Саргайган, тапланган ак киемне юуның 5 СЕРЕ

Җәйгә кереп киләбез, җәмәгать! Кардай ап-ак күлмәк-блузкалар, итәк-чалбарларны шкаф түреннән чыгарырга вакыт, дигән сүз. Тик кайвакыт ак киемнең кыш буе шкафта ятканда саргаеп китүе, таплануы гына кәефне төшерә. Мондый очракларда нишләргә?

Иске таплардан, тир тапларыннан котылу

Ике литр суга өч лимон согы, 80 грамм кер юу порошогы, 1 аш кашыгы тоз салып болгатабыз. Таплы киемне бер сәгатькә шушы катнашмага салып җебетәбез һәм шуннан соң яхшылап чайкыйбыз. Катнашмага берничә тамчы нашатырь спирты тамызган очракта тагын да яхшырак.

Яка-манжетларны кардай ап-ак итеп агарту

Пычранган урынга тоз сибәбез. Лимонны урталай бүлеп, яка-манжетның пычранган өлешен шуның белән яхшылап  ышкыйбыз. 15 минуттан соң җылы суда чайкап алабыз.

Саргайган күлмәк-блузкаларны агарту

Бер литр суга ике лимон согы кушып, катнашма ясыйбыз. Киемне шул катнашмага салып тотабыз. 40 минут тотканнан соң кер юу машинасына салып юабыз.

Эчке киемне агарту

Киемне ике литр суга 50шәр мл “Фейри” һәм водород перекисе өстәп ясалган катнашмага ярты сәгатькә салып тотабыз, шуннан соң җылы суда яхшылап чайкыйбыз.

Урын-җир кирәк-ярагын агарту

Җәймә, мендәр һәм юрган тышын әчегән сөткә салып җебетәбез. Бер-ике сәгать тотабыз. Сөт бактерияләре урын-җир кирәк-ярагын агартып кына калмыйча, тукыманы йомшартып та җибәрәчәк әле.

 

Фото: pixaday.com


Фикер өстәү