Мәскәү Татар зыялылары клубы директоры Нәзифә Кәримова: «Ярый әле татар булып туганмын!»

Нәзифә Кәримова, Мәскәү Татар зыялылары клубы директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист:

Татарстан минем туган җирем,ватаным. Мин Мәскәүгә укырга киткәндә, ТАССР  үзенең 50 еллыгын бәйрәм иткән иде. Соңгы 50 елда Татарстаннан читтә яшәсәм дә, үземне бер генә минутка да читтә итеп тоймадым. Минемчә, кайда татар яшиТатарстанның чиге шунда! Ә татар яшәмәгән җир юк ул! Шуның өчен миңа бөтен Россия дә Татарстан!  ТАССРда яшәвебезнең нәтиҗәсе буларак, мин татар телендә белем алдым. Мин мәктәптә укыганда, фәннәр барысы да татар телендә укытылды. Шуңа карамастан, югары уку йортларына да кердек, рус телен дә өйрәндек. Татарстаныбызны ватаныбыз итеп тойган кебек,Россияне дә үзебезнең ил дип таныдык.  Ходайның рәхмәте, туган телем – миңа, мин татар халкына хезмәт итәм дип әйтә алам. Мәскәүдә яшәсәм дә, татар теле һәрвакыт таянычым, горурлыгым, яшәү рәвешем дә булды. Бу – күпләргә тәтеми торган бәхет. Рәшит Ваһапов әйткәндәй, татарлыгым белән горурланып: «Ярый әле татар булып туганмын!»дигән чакларым күп булды.

Йөз ел элек, ТАССР төзелгәндә, илнең милли сәясәте булгандыр дип беләм. Ул вакытта милли телне, мәдәниятне үстерү программасы бар иде. Билгеле, ул вакытта да кыюрак әйтә башласаң, милләтчелектә гаепләүләр, эзәрлекләүләр дә булды. 90 нчы елларда халыкта нинди күтәрелеш иде! Ә бүген  халыкны битарафлык чолгап алгандай тоела. Татар халкына хәзерге вазгыятьтәиң мөһиме«Татарстан» дигән илебезне, республикабызны саклап калу. Телебезне саклап, татар икәнебезнеюгалтмыйча, тарихыбызны онытмыйча,«татар» дигән халыкның әле тагы бер йөз ел гына түгел, мәңге яшәвен теләр идем.


Фикер өстәү