Ульян шәһәре Иҗтимагый палатасы рәисе Рәмис Сафин: «Татарстан өчен шатланабыз, Казан белән горурланабыз»

Рәмис Сафин, Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Ульян шәһәре Иҗтимагый палатасы рәисе: 

– Без, Татарстаннан читтә яшәүчеләр, бүгенге вазгыятьтә ничек кенә тырышсак та, Казаннан, Татарстаннан башка  үз мәктәпләребездә, балалар бакчаларында  татар телен саклап кала алмас идек. Чөнки без ел саен Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы аша бушлай  дәреслекләр, методик кулланмалар, балалар бакчалары өчен төрледән-төрле өстәл уеннары, әдәби китаплар алабыз.  Авыл районнарында эшләүче татар теле укытучылары ел дәвамында Казанда белемнәрен камилләштерә; өлкәбез янәшәсендәге Апас, Буа, Чүпрәле районнарында узучы һәртөрле семинарларда, укучылар өчен уздырылучы фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша, тәҗрибә уртаклаша. Моннан сигез ел элек ТНВ каналының Ульянда филиалы ачылу да Сембер татарлары тормышына әйтеп бетергесез зур йогынты ясады. Хәзер төбәктәге яңалыклар көне-сәгате белән бөтен татар дөньясына тарала, өлкәдә чыгучы «Өмет» газетасына Казаннан килә торган «Без – бергә» кушымтасын укып, республика, ил, дөнья татарлары тормышы белән танышып барабыз.

Билгеле, без бу эшләрнең шактый күп акча хисабына башкарылуын беләбез. Шуңа күрә дә Татарстан Президентына, республика хөкүмәтенә дөньяның бик күп кыйтгаларына, илебезнең төрле почмакларына сибелеп көн итүче милләттәшләребез исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәктә дә Татарстан илебезнең икътисади картасында алдынгылар сафында булсын. Татарстан өчен шатланабыз, Казан белән горурланабыз.


Фикер өстәү