Үзизоляция вакытында клубларга зур зыян килмәгән

Журналистлар белән очрашуда Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова авыл клубларына аерым тукталды. Аның әйтүенчә, алар тулы күләмдә финансланган.
— Үзизоляция вакытында онлайн тамашалар, остаханәләр үткәрү буенча иң активлары муниципаль оешмалар булдылар. Мин һәрвакыт әйтәм: барысы да шәхескә бәйле. Әгәр клуб мөдире актив икән, бөтен авыл кубарыла, юк икән, мәдәният йорты нинди генә яхшы булмасын, анда тормыш булмый. Клублар башлыча түгәрәкләр оештырды, анда концерт эшчәнлеге алып барылмады. Шуңа күрә аларга финанс ягыннан зыян килмәде. Авылларда без кадрларны саклап калдык, — диде Ирада Әюпова.


Фикер өстәү