Композиторлар, рәссамнар тиздән дәүләт ярдәмен алачак

Бездә – акчаны кире кайтаруны таләп итәләр, башка төбәкләрдә билетны икенчесенә алмаштыралар. Бүген журналистлар белән онлайн режимда очрашканда Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова әнә шулай диде. Сүз театр тамашаларына алынган билетлар турында бара.
— Пандемия сәбәпле театрлар тамашачы иң актив йөргән вакытны югалтты. Авыр хәлдә шәхси театрлар да, дәүләтнекеләр дә калды. Шуңа күрә мин әлеге театрларның тизрәк эшли башлавын телим. Алга таба да берничә ай эшләми торсалар, без аларның күбесен югалтачакбыз. Билетларны кире кайтару буенча да күзәтүләр кызыклы. Татарстанда тамашачы карамаган спектакль өчен билет акчасын күбрәк кире кайтаруны таләп итә. Башка төбәкләрдә каралмаган спектакль билетын соңрак булачак тамашага алмаштыра. Бу – театрга сизелерлек ярдәм, — диде министр.
Ирада Әюпова шәхси театрларга Театр әһелләре берлеге аша грантлар белән ярдәм итәргә тырышулары турында әйтте. Авыр хәлдә калган рәссамнарга, композиторларга ярдәм итү юлларын эзләүләре турында сөйләде. Башлыча ул ярдәм аларның иҗат эшләрен сатып алу (госзакупка) рәвешендә башкарылачак. Бу эш июнь, июль айларында була, диде министр.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү