Көрәшчеләр гомере өзелгән батыр Ильяс Галимов турында: «Көрәшебездә тәртип булсын дип тырышып йөрде»

Кичә көрәш җәмәгатьчелеге танылган батыр Ильяс Галимов белән хушлашты. 43 яшь­лек пәһлеванның гомере чәршәмбе көнне Әлмәт­тә өзелде. Татарның иң көчле егетлә­рен­нән берсе үпкә ялкынсынуы сәбәпле вафат булды. Көрәшчеләр Ильясның иң элек гаделлеген искә ала һәм аны яшь­ләргә үрнәк итеп күрсәтә.

Бер ай элек көрәшче Инстаграмдагы сәхифәсендә видеоязма урнаштырды: анда ул спорт белән шөгыльләнә һәм озакламый Сабан туйлары буласын искә төшерә. Тормыш дәвам итә! Әнә шундый кешенең авырып китүе турында сүз чыккач, көрәш җәмәгатьчелеге бу хәбәргә ышанмый торды. Ничек инде, шундый сәламәт һәм җиңелмәс кешеме?

«Иптәшем белән дустыбызның туган көненә барып кайткан идек. Аңарда да, миндә дә – бер үк симптомнар. Үтереп баш авырта, температура 39 градустан төшми, диарея азаплый. Тән, әйтерсең лә кыйнап ташлаганнар диярсең, сындыра, – дип сөйләгән танылган батыр «Шәһри Казан» газетасы хәбәрчесенә. – Коронавирус дигән әйбергә бик шикләнеп карадым. Ялгандыр, уйдырмадыр, дип уйладым. Гомеремдә әллә ничә тапкыр чирләдем, ләкин мондый хәлнең булганы юк иде. Ләкин бар кешегә шуны әйтергә телим: коронавирус дигән әйбергә җиңел карамагыз!»

Чәршәмбе көнне исә Әлмәттән куркыныч хәбәр килде: 43 яшьлек пәһлеванның гомере өзелгән. Табиблар үлемнең сәбәбе дип үпкә ялкынсынуын әйтте. Кичә ба­тыр­ны туган ягы – Чирмешән районындагы Туймәт авылында җирләделәр. Ильясның хатыны – ирен, ике кызы – әтиләрен, әнисе улын югалтты. Соңгы елларда көрәш дөньясында иң титуллы спортчы саналган батыр егет бакыйлыкка күчте.

Үз-үзен җиңә алды

Типсә тимер өзәрлек егет. Ильяс әнә шундыйлардан булды. Татар көрәшчесе нинди була дигәндә, Галимовны күрсәтегез. Андый фикерләрне дә ишетергә туры килде. «Ул – милләт өчен, аның традицияләре, бүгенгесе һәм киләчәге өчен фидакарь­ләр­чә хезмәт иткән иң татар җанлы егетләребезнең берсе. Аны бик күп яшьләр үзләренә үрнәк итеп китерә, олылар аның көрәшенә, матур алымнарына соклана. Шундый шәхес булып формалашу титаник хезмәт сорый, моңа ирешү өчен сәләт тә, көч тә, тырышлык та, баш та кирәк. Үзеңнән йомшагракны җиңү авыр түгел, ә менә үз-үзеңне җиңү… Анысы инде сирәкләргә генә бирелә. Ильяс – шундый сирәкләрнең берсе ул». Монысы – Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов фикере.

Ильяс 2017 елда рәсми ярышлардан китүен игълан итте. Ярышка чыкмаса да, келәмнән китмәде ул. Хөкемдарлык эшенә алынды. Келәмдә дә, аннан читтә дә тәртип булсын дип тырышып йөрде. «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил турниры Әлмәттә уздырылган елларда редакциябез өчен дә якын кешегә әверелде.

«Кешегә начарлык эшли белмәде»

Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин  әйтүенчә, алар соңгы тапкыр моннан өч атна элек Казанда очрашкан, берничә көн элек телефоннан аралашканнар.

– Казанга эш буенча килгән иде, безнең янга да кереп чыкты. Тормыш, көрәш турында сөйләштек. Әле дә хәтерлим: былтыр бер елга дисквалификация җәзасы алган Әлмәт көрәшчесе Радик Сәлаховның язмышы турында фикер алыштык, аны келәмгә иртәрәк чыгарып булмасмы, дип сорады. Башка көрәшчеләрне хөрмәт итеп яшәде Ильяс. Кешегә начарлык эшли белмәде. Махсус яхшы булырга тырышмады, үзе шундый гадел кеше иде. Хәтердә шулай калыр, – диде Хәйруллин «ВТ» хәбәрчесенә. – Дүрт көн элек телефоннан сөйләштек. Авырып киткәнен, температурасы барлыгын әйтте. Ул вакытта өендә иде әле. Аннары хастаханәгә алып киткәннәр. Ике көн элек телефонына көрәш ярышларының берсендә төшкән фотоны юллаган идем. Җавап бирермен дип язган иде. Җавап бирә алмады.

«Беркайчан хәрәмләшмәде»

Татарстанның төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе җитәкчесе Мәҗит Салихов Әлмәт районы башлыгы булып эшләгәндә, Ильяс көрәшне үстерү юнәлешендә аның төп ярдәмчеләреннән булды. Ул елларда район командасы Татарстанда беренче урынга күтәрелде, яңа буын чемпионнар тәрбияләнде, нефтьчеләр каласында зур турнирлар узды.

– Бу хәбәр барыбыз өчен дә авыр булды. Тамакка төер утырды, нәрсә дип әйтергә дә белмим. Ильяс белән аралашып тордык. Берничә көн элек сөйләшкәндә авырганын, температурасы барлыгын әйтте. Аннары аны хастаханәгә салдылар. Хәлем җиңеләйгән кебек булды, диде. Соңыннан телефонын алмый башлады. Ул китәсе көнне, күңелем сизенгәндәй, тагын шалтыраттым. Анысында телефоны сүнгән иде инде. Табибларга шалтыраткач, алар соңгы өметне өзде: коткарып булмаячагын әйттеләр, – ди Мәҗит Салихов. – Оста гына түгел, гадел көрәшче дә булды. Андыйлар гасырга бер туа. Хәрәмләшә белмәде, оттырса да, көндәшенә үпкәләмәде. Әлмәт көрәшчеләре бер гаилә кебек дус-тату яшәделәр. Ильяс аларның лидеры булды. Бик күп титуллары булса да, беркайчан да күк­рәк кагып йөрмәде, тыйнак иде. Менә шундый кеше булып истә калачак. Якыннарына сабырлык телим, урыны җәннәтнең түрендә булсын.

«Аралашып яшик, бер-беребезне саклыйк!»

Татар көрәшендә иң хөрмәт ителгән шәхесләрнең берсе, Балтач районының башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов аны чын батыр дип искә ала.

– Келәмдә дә, тормышта да зур сынаулар аша узганын беләм. Барысын да егетләрчә җиңеп чыкты. Үзе дә матур көрәш­те, соңгы елларда көрәшебездә тәртип булсын дип тырышып йөрде. Яшь егетләр аннан үрнәк алырга тиеш, – ди Айдар Хәйретдинов. – Соңгы вакытта күбрәк ярышларда очраштык. Бер-беребезне кунакка чакырыштык. Ул: «Балтачка бер кайтам әле», – дип йөрде. Тик өлгерә алмады…

«Ватаным Татарстан» газетасының Муса Җәлил бәйгесен – 9, Татарстан чемпионатын – 7,
Россиянекен 9 мәртәбә откан, дөнья чемпионы булып танылган Ильяс Галимов 2017 елда
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнде.

Татарның тагын бер легендар көрәшчесе Айрат Гыйлаев тормышның кадерен белергә киңәш итә:

– Татарстан гына түгел, Россиядә дә бер көрәшче дә ега алмаган батырны вирус екты. Ильяс белән һәрвакыт келәмдә көндәш булсак, тормышта дуслар идек. Көчле һәм гадел егет булды. Дөрес, соңгы бер- ике елда дөнья мәшәкатьләре аркасында, артык еш аралаша алмадык. Кызганыч, күптән сөйләшкән дә юк иде. Аның авырып китүе турында Инстаграмда укыгач, башта ышанмадым. Булмас, андый кеше авырмас, дидем. Үзенә шалтыратырга йөрдем, әмма өлгермәдем. Шунысы үкенечкә калды. Авыр хәбәрне Казандагы бер дустыбыз җиткерде. Ышанмадым. Хәзер бит әллә нинди ялган хәбәрләр йөри, монысы да начар шаяру дип уйладым. Кешедән сорарга да әллә ничек. Бик авыр булды ул хәбәрне ишетү. Ильяс китеп барды. Ә без бер-беребез белән ешрак аралашсак, дөнья мәшәкатьләре белән якыннарны, дусларны онытмасак, ярдәм кулы сузсак иде. Мондый хәбәрләр ишеткәч, тормышның кадерен тагын да ныграк аңлыйсың. Яшермим, коронавирус дигән авыру барлыгына ышанмый идем. Үзебезне, бер-беребезне саклыйк, егетләр!

Илнар Хөснуллин

Фото: tatarstan.ru


Фикер өстәү