Татарстан ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков: “Конституция тере организм кебек булырга тиеш”

“Конституциягә үзгәрешләр кертелү ил күләмендә зур вакыйга, – ди Татарстан ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков. – Бу уңайдан теләк бер генә: анда язылган нормалар халыкка аңлаешлы булып, йөзе белән борылсын иде. Мин күбрәк олы яшьтәге кешенең мәнфәгатен күздә тотам. Бер караганда барысы да әйбәт кебек: ил-көнебез тыныч, тормыш алга китә. Тик  әйләнә-тирәбездә гомер буе эшләп тә, бик аз пенсия алучылар, очын-очка ялгап яшәүчеләр, бурычка батканнар да шактый. Конституциядәге төзәтмәләр шул  җитмәүчелекне бетерергә зур адым булсын һәм һәркем аны сизсен”.

Аның фикеренчә, яңартылган документ  кәгазьдә генә калмасын, киң кулланылсын, кеше тормышында чагылыш тапсын иде.

– Конституция атна саен үзгәртелә торган нәрсә түгел, – ди рәис. –  Тормыш исә көн дә үзенчәлекләр кертә. Менә кем уйлаган коронавирус безнең яшәешкә шулкадәр йогынты ясар дип?! Шуңа күрә Конституция тере организм кебек булырга тиеш. Тормыш китереп чыгарган ситуацияләр вакытында аңа тиз арада үзгәрешләр кертергә мөмкинлек булсын.


Фикер өстәү