Владимир Чагин: «Мин Конституцияне яңартуны хуп­лыйм. Ул инде күптән эшләнгән иде»

Владимир Чагин, «Камаз-Автоспорт» директоры:

Спортчы, Россия Конституциясенә кертелә торган үзгәрешләр эшче һөнәрләрнең абруен күтәрергә тиеш, дигән фикердә.

– Гомумән алганда, мин Конституцияне яңартуны хуп­лыйм. Ул инде күптән эшләнгән иде. Хәзер икътисад һәм сәясәт тотрыклангач, төзәтүгә ихтыяҗ туды. «Россия Федерациясе гражданнарның хезмәтләрен хөрмәт итә һәм аларның хокукларын яклый» дигән үзгәрешләр дә булачак. Мин моны хуплыйм. Бу эшче һөнәрләрен күтәрергә ярдәм итәчәк. Бу безнең өчен дә бик мөһим, – ди ул.

Моннан тыш, ул минималь хезмәт хакының яшәү минимумыннан да кимрәк булмаска тиешлеген ассызыклый.

– Бик дөрес. Эш бирүче хезмәткәренә яшәр өчен уңайлы шартлар тудырырга тиеш. Бу менә хәзер аеруча актуаль, чөнки ил һәм дөнья икътисады какшады. Моңа кадәр булган планнарны үзгәртергә туры киләчәк, – ди Владимир Чагин.

 


Фикер өстәү