Россия көнендә бик кызыклы онлайн марафон үтәчәк

12 июнь көнне Вконтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендәге Татарстанның рәсми  төркемнәрендә Россия көненә багышланган онлайн-марафон үтәчәк. Ул көндезге сәгать уникедән кичкеалтыга кадәр дәвам итәчәк.

Марафонда Салават Фәтхетдинов, ВинераГаниева, Эльмира Кәлимуллина, “Волга-Волга” төркеме, шулай ук тарихчылар, журналистлар катнаша.

Марафон тамашачыларын алты сәгать  дәвамында бик күп чаралар һәм кызыклы чыгышлар көтә. Лекция һәм мастер-класслар да була. Әйтик, тарихи блокны Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты галиме Максим Воронин алып барачак. Шулай ук “Йолдызлык” бәйгесе җиңүчеләре Иван Шуваров, Әбделәхәд Алежоновта чыгыш ясаячак. #ОставайсяДонором бөтенроссия акциясе турында  исә донор Екатерина Фролова һәмDonorSearch.org кан донорлары җәмгыяте җитәкчесе Руслан Шекуров сөйләячәк.

Моннан тыш “Татмедиа” республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин “Татарстан100” китабын презентациялиячәк.

Эфир дәвамында районнардан, Татарстанның һәм Россиянең йолдызларыннан котлаулар яңгыраячак.

Тәм-том яратучыларга танылган шеф-повар Дмитрий Дьяков Идел буе халыклары аш-суларын пешереп күрсәтәчәк.

Онлайн-марафонны Салават Фәтхетдинов, ВинераГаниева, Эльмира Кәлимуллина, «ВолгаВолга»ансамбле, Мария Карпова, Иркен Мостафин, АйгөлБариева, Лэйна, онлайн-шоу «ТАТАРСТАР» финалистлары катнашындагы концерт төгәлләячәк.

Марафонны Кирилл Ершов һәмАртур Шәмгунов алып бара. Марафонны түбәндәге сылтамалар буенча карарга онытмагыз:

https://vk.com/nashtatarstan,

https://ok.ru/nashtatarstan,

https://www.youtube.com/c/TatarstanRepublicOfficial


Фикер өстәү