Даруны өйгә китереп бирәчәкләр

Яңа коронавирус пандемиясе чорында байтак оешмалар онлайн эшләүгә күчте. Интернет сәүдәсе киң кулланылышка керде. Ашамлыкларны, көнкүреш техникасын, төзелеш материалларын, кием-салымны гына түгел, тиздән даруларны да заказ биреп, өйгә китертү мөмкин булачак. Бу хакта Росздравнадзорның Татарстан буенча төбәк оешмасы хәбәр итә.

Оешма республикадагы даруханәләрдән дистанцион сәүдәгә кагылышлы заявкалар кабул итә башлаган. Россия хөкүмәтенең ул уңайдан махсус карары май аенда чыкты. Татарстанда әлегә андый эшчәнлек алып барырга Казандагы Ю. Фучик урамындагы бер даруханә челтәренә генә рөхсәт бирелгән. Ул Казан халкыннан заказлар кабул итә һәм даруларны үзеңә килеп алырга кирәк. Курьер хезмәтен оештыргач яки шундый эшчәнлек алып баручы компанияләр белән килешү төзегәч, препаратларны заказ вакытында күрсәтелгән адреска китереп бирәчәкләр.
Проектта башка даруханә оешмалары да катнашырга теләсә, күзәтчелек органына электрон гариза белән бергә билгеләнгән таләпләргә җавап бирүче документлар да тапшырырга тиеш. Даруханәнең фармацевтика тармагында бер елдан да кимрәк эшләмәгәнгә лицензиясе, заказларны саклау өчен урыны һәм шәхси курьер хезмәте булуы мөһим. Түләү электрон система яки мобиль кушымта аша башкарылачак. Даруханәләр даруларга заказны онлайн яки телефон аша кабул итәчәк.
– Дистанцион сәүдә вакытында рецепт белән җибәрелүче, наркотик һәм психотроп саналган даруларны, шулай ук составында 25 проценттан да күбрәк этил спирты булган препаратларны сату тыелачак, – ди Росздравнадзорның Татарстандагы төбәк оешмасы матбугат җитәкчесе Юлия Ревина.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү