Экология куркынычсызлыгы сагында 

Татарстанның нефть химиясе башкаласы булган Түбән Кама өчен Халыкара тирә-як мохитне саклау көне аерым әһәмияткә ия. Шәһәрдән ерак түгел генә республиканың зур сәнәгать предприятиеләре урнашкан. Шуңа да каланың атмосфера һавасы, эчә торган су, җир ресурслары сыйфатын тиешле дәрәҗәдә саклау максатыннан, экология өлкәсенә караган йөзләгән программалар эшләнә һәм кулланышка кертелә биредә. Соңгы берничә елда тормышка ашырылган проектларның иң күләмлесе дип «Нефтехим» җәмгыяте карамагындагы биологик чистарту корылмаларындагы үзгәртеп коруны атарга кирәк. Аның өчен өч миллиард сум күләмендә финанс чыгымы сарыф ителгән. Суммасына күрә хезмәте дә саллы. Экологлар көне уңаеннан, Түбән Кама муниципаль районының ветераннар советы әгъзалары, мәктәп укытучылары һәм компаниянең үз яшьләре БОСта экскурсиядә булды. Алар ташландык суларның ничек чистартылуын үз күзләре белән күрде.

Тәүлегенә – 160-170 мең куб метр

БОС тәүлеккә әнә шул күләмдә ташландык суны кабул итә һәм чистарта икән.

Кунакларны «Нефтехим» җәмгыятенең су, канализация һәм агымсуларны чистарту идарәсе (УВК ОСВ) начальнигы Сергей Бояркин каршы алды. Беренче эш – куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж һәм тән температурасын үлчәү. Шуннан соң делегациягә БОС территориясенә керергә рөхсәт бирелде.

– Биологик чистарту корылмаларының тарихы узган гасырның алтмышынчы еллардан башлана: ул 1966 елны кулланышка тапшырыла. Гомуми мәйданы – 70 гектар. Бер үк вакытта агымсулар өчен коллектор да төзелә. Үз тарихында бу объект ике тапкыр җитди үзгәреш кичерә. Беренчесе 80 нче елларда була. БОСның проекты буенча беренчел тәүлеклек куәте 56 мең куб метр булса, беренче реконструкциядән соң бу сан 213 мең куб метрга кадәр җиткерелә.  Бүген исә БОСта, уртача алганда, тәүлек әйләнәсендә 160-170 мең куб метр су чистартыла. Шулай итеп, әле запасыбыз да бар, – ди Сергей Бояркин.

Икенче үзгәрешкә старт 2016 елда бирелә һәм ул өч елга сузыла. Озак, чөнки бу гадәти ремонт кына түгел, ә чын мәгънәсендә үзгәртеп кору була: яңа объектлар төзелә, кулланышка яңа чистарту технологиясе кертелә. Нәтиҗәдә агымнарны кабул итү һәм транспортлауның куркынычсызлылыгы арта, атмосферага чыга торган һава составында зарарлы газ күләме юк дәрәҗәсенә җиткерелә. Җыеп кына әйткәндә, шәһәрнең экология торышы, түбәнкамалыларның яшәү сыйфаты арта.

– Реконстуркциядән соң БОСның агымнарны механик юл белән чистарту узелы тулаем үзгәрде, аны уникаль дип атый алам, чөнки дөньяда мондый технология белән эшли торган чистарту корылмалары берничә генә. Аның үзенчәлеге – сәнәгать агымнарын чистартуда. Биредә зарарлы җиңел газларны биологик юл белән чистарту алымы кулланыла. Микроорганизмнар шул газлар белән туклана, атмосферага чиста һава гына чыгарыла. Чистарту дәрәҗәсе 95 процент тәшкил итә, – дип сөйләде экскурсия барышында 3406 нчы цех начальнигы Михаил Романов.

Фильтр аша уздыруның үзенчәлекле ысулы

Экскурсия БОС территориясендәге химик лабораториядән башланды. Биредә суның сыйфатына чистарту процессының һәр этабында анализ ясала. Ә бу – көненә алтмыштан артык анализ дигән сүз. Моннан тыш актив ләмнең дә «хәл»ен белешеп торалар, һава, җир асты суына, туфракка анализ ясала.

– Барлык күрсәткечләрне дә контрольдә тотабыз. Моның өчен бөтен шартлар да бар. Лабораториягә капиталь ремонт ясалды, яңа прибор-аппаратлар, җиһазлар кайтарылды; микроклиматны саклау максатыннан, кондиционерлар куелды. Ә иң мөһиме – тикшеренү эшен яңа технология буенча алып барабыз, бу безгә анализ ясау вакытын кыскартырга мөмкинлек бирде, – ди лабораториянең инженер-лаборанты Ирина Курудимова.

Шул ук вакытта су чистарту процессында атмосфера һавасына күтәрелә торган начар исле газларны биологик фильтр аша уздыру барышын контрольдә тотып, ул газ парларының фильтрга кергәнче һәм чыккандагы составы тикшерелә.

– Тагын бер әһәмиятле анализ – актив ләмне микроскоп ярдәмендә тикшерү. Әлеге ләм составында безнең өчен бик файдалы бактерияләр яши. Алар зарарлы матдәләр белән туклана, үрчи. Бактерияләр никадәр күбрәк булса, су шулкадәр яхшырак чистара. Без бу микроорганизмнарның арту процессын күзәтәбез дә инде, – дип аңлата ул.

Экскурсия программасындагы икенче объект – шәһәрнең хуҗалык-көнкүреш агымнарын химик юл белән чистарту узелы. Реконструкция вакытында биредә агымнарны кабул итү камерасы, ком тоткыч, хуҗалык-көнкүреш һәм сәнәгать агымнарын берләштереп туглау агрегаты булган рәшәткәләр корылмасы төзелгән. Шулай ук пар-газ кушылмаларын зарарсызландыра торган «Ятаган» җайланмалары монтажланган.

УВК ОСВ начальнигы Сергей Бояркин бу комплексның заман таләпләре буенча җиһазландырылуын һәм герметик булуын, ягъни начар исле газларның һавага чыгарылмавын билгеләп үтә.

– Хәзер монда суда эреми торган химик матдәләр һәм биш миллиметр зурлыктагы калдыклар тоткарлана. Шул рәвешле, көнкүреш органикасы саклана, бу, үз чиратында, аэротенклардагы актив ләмнең концентрациясен саклауга уңай тәэсир итә, биологик чистарту процессының сыйфатын күтәрә, – дип, экскурсиядә катнашучыларга аңлаешлы телдә аңлата ул.

Ветераннар советы вәкилләре сәнәгать агымнарының кайда чистартылуы белән кызыксына. Сергей Бояркин сүзләре буенча, суны механик юл белән чистарту узелы да зур үзгәрешләр кичергән. Биредә суны кабул итү камерасы, полимер валчыклары җыю бассейны, ком тоткыч, җиңел углеводородларны юкка чыгару һәм газ чистарту блоклары төзелгән. Барысы да түбә астында.

Тагын бер үзенчәлек – газ чистартуның заманча җайланмасы – биофильтр. Читтән карап торышка ул блок-боксны хәтерләтә. Эчендә бактериянең аерым төрләре яши. Нәкъ менә шушы микроорганизмнар начар исләрне нейтральләштерә дә инде.  Бу технология Европада иң яхшылардан санала.

Кунаклар бу көнне фильтрлауның ничек эшләвен үз күзләре белән күрә алды. Укытучылар бактерияләрнең үз вазифасын тиз һәм нәтиҗәле үтәвенә гаҗәпләнде: алар күз алдында резервуардан алган су санаулы минутларда чип-чиста булды.

– Судан химик кушылмалар исе киләме? – дип кызыксына бер укытучы.

– Үзегез иснәп карагыз, – дип тәкъдим итә Сергей Бояркин.

– Бернинди дә ис юк. Чыннан да, чиста су бу!

БОСны үзгәртеп коруга – 3 миллиард сум

Шәһәр җәмәгатьчелегенә «Нефтехим» җәмгыятенең әлеге күләмле үзгәртеп кору эшенә 3 миллиард сум сарыф итүен дә искәрттеләр. Шуңа параллель рәвештә, сәнәгать агымнары коллекторы да төзелгән. Ул гамәлдәге икесенә өстәмә, ягъни резервта тора торганы була. 15 километр озынлыктагы әлеге үткәргеч торба шәһәрнең сәнәгать челтәре белән БОСны тоташтыра.

Өстәмә линия сәнәгать агымнарын транспортлау системасы эшен яхшыртачак, аның куркынычсызлыгын арттырып, тирә-як мохиткә тискәре йогынтысын киметәчәк.

– Коллектор кулланышка тапшырылды, хәзерге вакытта аның территориясе тәртипкә китерелә. Берәр айдан эш тәмамланачак, – ди 3406 нчы цех начальнигы Михаил Романов.

Экскурсия сәгатьтән артык дәвам итте. Ләкин кунаклар тиз генә таралмады, алган тәэсирләре белән уртаклашырга теләк белдерделәр.

– Пенсионерларыбыз бик актив, алар шәһәр тормышы белән кызыксынып тора, шул исәптән экология торышы белән дә. Киләләр, шалтыраталар, сорашалар… Бүгенге чарада алты кеше катнаштык. Алган тәэсирләребез бары уңай. Бу проектны тормышка ашыру өчен күп финанс кертеме кертелгән. Ул үзен аклар, шәһәрнең экологик торышы яхшырыр, «Нефтехим» алга таба да тирә-як мохитне саклау юнәлешендә эшен дәвам иттерер, дип өметләнәбез. БОС территориясенең матурлыгы, пөхтәлеге, чисталыгына сокланмый мөмкин түгел. Кыскасы, күргән-ишеткәннәребездән канәгать калдык, – ди НМРның ветераннар советы рәисе Григорий Китанов.

– Монда беренче тапкыр булуым. Калдык суларның ничек чистартылуын үз күзем белән күрдем, инде башкаларга да аңлата алам. Биредә яңа технологияләр кулланыла, агымнардан атмосфера һавасына күтәрелә торган пар-газ да чистартыла икән. Бу эш тукталмасын иде, – ди 29 нчы микрорайонда урнашкан 10 нчы мәктәп директоры Андрей Бликин.

Директор бу микрорайонда күңелгә ятышсыз ис килмәвен әйтә. Димәк, реконструкциядән соң алынган нәтиҗә, чыннан да, уңай.

Кеше һәм тирә-як мохит турында кайгырту «Нефтехим» җәмгыятендә һәрвакыт өстенлекле мәсьәлә булды һәм шулай булыр да.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА

 


Фикер өстәү