Сумы, юлмы? Иске Әмзә халкына әле тагын көтәргә туры киләчәк

Вәгъдәне өч ел көтәсеме? Алар асфальт түгел, таш юл турында хыяллана. Моннан өч ел элек тирәсе Нурлат районының Иске Әмзә авылы халкы редакциябезгә юлларның начар булуыннан зарланган иде. Ул вакытта җирле үзидарәдә, юллар салыначак, дип өметләндергәннәр иде. Вакыт үткән, тик юл һаман да юк, ә халык һаман көтә.

Иске Әмзә халкы ул вакытта кечкенә генә Чурабатыр авылына асфальт кергән, безнеке берничә тапкыр зуррак булса да, хет таш та җәелмәгән дип үпкәсен җиткерде. Җәй көне юл тракторда йөреп тигезләнеп бетсә дә, яз-көз тагын баткаклык башлана. Урамнарда икешәр юл хасил була. Менә шундыйрак эчтәлектәге хат иде ул. Авылда 174 кеше яши, 73 хуҗалык исәпләнә.

Бу уңайдан язма әзерләгәндә, Әмзә авыл җирлеге башлыгы Алмаз Насыйбуллин безгә ни өчен күршедәге Чурабатырда асфальт салынуын аңлаткан иде. Анда асфальт «Авылга кадәр юллар» программасы буенча салынган. Иске Әмзәнең исә янәшәсеннән генә асфальт юл үтә. Шуңа күрә бу программа аңа туры килми.

— 2014 елда Иске Әмзә урамнарына иске фермадан сү­телгән ташларны җәйдек. Зур ташларны ике урамга җәй­дек тә шул урамда яшәү­челәрне кувалда белән ватарга чакырдык. Чөнки трак­тор белән ватып булмады. Бары бер урам кешеләре генә өмәдә катнашты. Таш өстенә ком түшәлде. Тик Карл Маркс урамы шул килеш калды. Бер-ике айдан Иске Әм­зәнең Карл Маркс урамында вак таш җәяргә планлаштырабыз, – дигән иде Алмаз әфән­де, хатка җавап биреп.

Монысы өч ел элек алынган җавап.

— Ул вакытта яңгырлар явып, урамга таш җәелмичә калды. Бүген 170 тонна «щебенка» бар. 1 машина таш 18 мең сум тора, ул нибары 5-6 метр арага җәяргә генә җитә. Авыл урамы юлларын таш җәяр өчен тигезләп чыктык. Беренче чиратта зиратка бару юлын салырга уйлыйбыз. Тагын 10 көннән тотынырга ниятлибез. Авылда бүген урамның 700 метрына гына кереп булмый, 85 процент өлешендә йөреп торырлык әле. Маркс урамындагы ташны тигезләдек, бүген 100 метрына гына таш жәелмәгән. 2018 елда шул урамның бер өлешенә «щебенка» жәелде, – ди башлык. – «Вак таш-ком катламы салу» республика программасына өметләнгән идек, ләкин эләкмәдек. Үзара салым акчасы белән генә ерак китеп булмый. Бүген 1 миллион 200 мең сум акча җыелды, ләкин авыл халкы, су башнясы кирәк, диде. 1970 елгы инде, алыштырырга вакыт. Беренче чиратта су башнясын куярга уйлап торабыз. Хәзер вазгыять шундый: йә юл, йә су башнясы дигәндәй. Күрше авылларда асфальт юллар салынгач, Иске Әмзә халкы да кызыга торгандыр, аңлыйм. Мондый хәл бер бездә генә түгел бит. «Вак таш-ком катламы салу» республика программасына керсәк, 2021 елда таш юл салыныр дип өметләнәбез. Үзара салым акчасын исә халык нәрсәгә тотасын үзе хәл итә.

Мәсьәләнең кайчан хәл ителәсен Нурлат районы башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗановтан сораштык.

– Быел Иске Әмзәдә үзара салым акчасына юллар салу каралмаган, алар аны су башнясын алыштырырга тотачак. Бу очракта юллар икенче чиратка калган булып чыга. «Вак таш-ком катламы салу» республика программасына да кертелмәде, чөнки Иске Әмзәдә юллар, башка авыллар белән белән чагыштырганда, чагыштырмача әйбәтрәк. Киләсе елда авыл халкы үзара салым акчасына юл мәсьәләсен хәл итә ала. Бары иганәчеләр табылса гына, район бюджетында моның өчен акча юк. Быел районда үзара салым акчасы (дәүләтнеке белән) 37 миллион сум җыелса, шуның 20 миллионы юлларны төзекләндерүгә китәчәк, – диде Ильяс Әхмәтҗанов.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү