Казанда йорт диварына данлыклы җырчы портретын төшергәннәр

Казанның Совет районындагы йортларының берсендә җырчы Хәйдәр Бигичев сурәтен ясаганнар. Бу хакта социаль челтәрләрдәге үз битендә район администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Граффитины Хәйдәр Бигичев урамындагы 27нче йортта ясаганнар. Шул ук вакытта күршедәге биналарның берсендә артист белән бәйле тагын бер мурал ясаячаклар. Икенче сурәт Хәйдәр Бигичевның иҗади эшчәнлеге белән бәйле булачак.

Моннан тыш, әлеге йортлар янында сквер ачылачак.


Фикер өстәү