Миләүшә Әҗмиева: «Кызымның тигез канатлы булып үсүен теләп, мин бар авырлыкларга түздем»

Башкортстанның Аскын районы,Көнгәк авылында яшәүче Миләүшә Әҗмиева белән Инстаграм дуслаштырды. Яшьләр авылдан качкан заманда, 21 яшьлек ханымбер баласы белән газсыз, юлсыз авылда яшәп ята, маллар тота.  Ире башка шәһәргә китеп эшли икән.

– Без гаиләдә биш кыз үстек. Әтием бик иртә вафат булды. Миңа ул чакта ике яшь булган. Шуңа да без кечкенәдән эштән курыкмаска өйрәнеп үстек, – ди ул. – 2018 елда авылдашым Радик белән өйләнештек. Миңа 18 яшь иде. Радик ятим, әти-әниләре моннан 9 ел элек үлеп киткән. 2019 елның сентябрендә кызыбыз туды. Башта минем әниемдә яшәгән идек. Аннары Радикның әти-әнисеннән калган өйгә күчендек.

 Тормыш башлаганда, аларга бик авыр була. Радикка авылда эш юк. Булса да, озакка түгел.Кулда – кечкенә бала. Миләүшә яшерми: үксеп елаган чаклары күп була аның. Әмма бирешми. Тормышын, гаиләсен саклап калыр өчен барысын да эшли. Әнисе аларга сыерын алып килеп бирә.

 Ярты елдан Радикка эш табылды. Ул башка шәһәргә китеп эшли башлады. Ничек яшәрмен, ялгыз авыр булыр инде, дип борчылган идем. Курыкканда бертуган апама шалтырата идем. Ул мине гел тынычландырды. Әкренләп ялгыз калырга курыкмый башладым, – ди Миләүшә.  – Авыл озын безнең. Беренче йортта торабыз. Сыерларны көтүгә озатыр өчен шактый төшәсе. Ул вакытта ике бозавыбыз бар иде инде. Хәзер алар зур үгезгә әйләнде. Дүрт сарыгым бар. Тавыкларым күп.  Әгәр маллар булмаса, ялгыз нишләр идем, дип тә уйлыйм. Алар янында рәхәт миңа. Мине тыңлыйлар.

Юл булмавы кыен, ди Миләүшә. Районга барыр өчен 60 чакрым араны язгы-көзге пычракларда 2 сәгать узасы. Авылда кеше аз булса да, клуб, мәктәп, балалар бакчасы, ФАП, почта эшләп тора.

Әни дә Екатеринбургта эшли. Кайчан да булса бездә авылдан китәрбез инде. Әмма күңелем шәһәргә тартмый. Берәр бистәдә яшәр идем. Маллар карап, тавык-чебеш асрап, – ди яшь хатын.

Миләүшә өйне мич ягып җылыта.Ире юкта, ул бөтен эшне өйрәнгән. Утын да яра, абзардагы ут чыбыкларын да тоташтырып куйган. Үгезләр җимергән лапасны да үзе төзәтә икән.

– Мин бер эштән дә курыкмыйм. Баламныазаплап йөрткәнемә бераз борчылам. Кайчак иртәләрен салкын да була. Сабыемны тәмле йокысыннан уятып алып чыгарга туры килә, мин сыер сауганда, ул абзарда тора. Бервакыт яңгыр астында калып, аздан гына яшен сукмады. Шулчакта баламны күкрәгемә кыстым да Ходайдан исән калуыбызны сорадым, – ди ул.

Миләүшә бервакыт күңел төшенкелегенә бирелә. Ялгыз яшәү үзен шулай сиздерә. Шуннан соң ул Инстаграм сәхифәсенә, лезгинка биеп, видео куя. Язылучыларыарта башлый. Соңрак маллары, абзарда эшләве, кечкенә кызы турында халыкка сөйли башлый. Дуслары тагы да күбәя.

– Яшьли ятим үсү тормышка өйрәткәндер дип уйлыйм. Әтиемне бик сагынам. Кызымның тигезканатлы булып үсүен теләп, мин бар авырлыкларга түздем. Тормышта төрле хәлләр булды. Кирәк чакта кичердем дә, гафу да итә белдем, – ди Миләүшә. – Ирем янымда булмаса да, аның яратуын тоеп яшим. Читкә китмәс тә иде, акча кирәк. Әлегә миңа авылдагы тормышым бик ошый. Иң мөһиме  – минем тырышлыгымны ирем күрә. Башкалар сүзенә исем дә китми.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Миләүшә Әҗмиева: «Кызымның тигез канатлы булып үсүен теләп, мин бар авырлыкларга түздем»” язмасына фикерләр

  1. Балакаем!Яшь вакыт бик тиз үтә.зинһар ирегез белән бергә уздырыгыз шушы иң матур мизгелегезне. Кызыгыз әтисенең сезнең яныгызда булуын тоеп үссен,ирегезнең сезнең хезмәтегезне хөрмәт итүе бик куанычлы.Яхшы иргә охшаган..Бәхетле булыгыз, Кызыгызны да сагынып яшәргә генә түгел,чын тормышта яшәү моделенә күнектерегез.

Фикер өстәү