Тәҗрибәле бакчачыдан петуния һәм кыяр үстерү СЕРЛӘРЕ

Татьяна Шагиева бакча эшен бик ярата. Үз йорты белән торганга күрә, тирә-юнен гөлбакча итәргә тырыша, чәчәкләрнең әллә нинди төрләрен, яшелчә, җиләк-җимешне мул ите үстерә. Тәҗрибәле хуҗабикәнең бакча эшенә бәйле кайбер серләре белән уртаклашабыз.

Петуния мул һәм өзлексез чәчәк атсын өчен

Бу нәфис чәчәкләрнең тамыр системасы бик көчле була, шуңа да үсемлекне 5 литрлы чүлмәккә утырту кулай булыр. Әгәр берьюлы 2-3 үсенте утыртсагыз, 7-12 литрлысын сайларга кирәк. Эссе, кояшлы көнне чәчәккә мул итеп җылымса су сибү мөһим. Үсенте кечкенә, тамыр системасы зәгыйфьрәк, ә чүлмәк олы булса, суны туфрак кипкән саен сибеп торырга кирәк. Петуния ашламаларга бик таләпчән. Яшел масса үссен өчен азот күп булган ашламалар сайлагыз. Июнь аенда кычыткан төнәтмәсен сибәргә була. Яшел массасы мул булып үскәч, петуниягә калий һәм фосфор күп булган ашламалар кертү кирәк (“Фертика Люкс”). Яшь чәчәкне йолкып торырга онытмагыз, 3-4 яфрагы гына калсын, шулай эшләгәндә чәчәкләре күп булачак.

Кыяр уңсын өчен

Билгеле булганча, кыяр – җылы яратучы яшелчә. Алар җилне үз итми. Су сипкәндә дә суның тиешенчә җылы булуын кайгыртырга кирәк. Әгәр салкынча булса, кайнаган су өстәргә дә ярый. Кыярның тамыр системасы өслектә урнашкан, шуңа да суны сипкәндә игътибарлы булу сорала.
Кыяр өчен мочевина файдалы. 25 г микъдарда супер фосфат; 17 г микъдарда калий сульфатын да кулланырга кирәк. Боларны 10 литр су белән катнаштырып сибәләр. Бу эремә якынча 10 куак кыярга җитә.


Фикер өстәү