Дәвернең яңа билгесе күренә башлады: фетнә кризисыннан котылып булырмы?

Үткән атна яңалыкларын күзәтү Җир шарында пандемия куркуын гыйсъянчылык дәрте алыштыра баруын күрсәтә. Урам ташлары белән коралланган фетнәчеләрнең күздән яшь агызучы газ сиптерүче полицейскийлар белән бәрелеше дәвернең яңа билгесе буларак алгы планга чыга.
Масштаблы фетнә старт алган АКШта хәлләр гражданнар сугышы чигенә якынаю дәрәҗәсенә җитеп килә. Атлантада кораллы полицейский тагын афроамериканлы җинаятьчене атып үтерде. Калифорниядә асылынып үлгән ике кара тәнленең үлем сәбәпләрен ачыклыйлар. Боларның барысы да учакка утын өстәгән кебек нәтиҗәләргә китерә. Гыйсъянчылык дәрте Европада да көчәя бара. Берлинда халык, ри
засызлык белдереп, 9 километрлы тере чылбыр ясап тезелеште. Социаль дистанцияне саклау йөзеннән кешеләр кулга-кул тотынышмадылар, аларны төсле тасмалар бер-берсенә бәйләде. Парижда манифестантлар 2016 елда үтерелгән, чыгышы белән Малидан булган 24 яшьлек мөһаҗирнең үлем сәбәпләрен ачыклануны таләп итте. Тыныч башланган акция бәрелешләр белән тәмамланды.

«Ватаным Татарстан» үткән атналардагы күзәтүләрдә үк Якын Көнчыгышта фетнәнең яңа ялкыны кабыначагын фаразлаган иде. Ливанда протест спирале бөтерелү бу фаразның чынга ашуын хәбәр итте. Көнбатыштан аермалы буларак, Якын Көнчыгыш фетнәсе икътисади кыенлыклар очкыныннан ут ала. Үткән елның көзеннән бирле 70 процентка очсызланган ливан фунты болай да очын-очка ялгап баручы халыкның ярсуына китерде. Милли валютада хезмәт хакы алучы кешеләр өчен азык-төлек бәясе буй  җитмәслек югарылыкка күтәрелде. Пәнҗешәмбедән җомгага каршы кичтә Бейрутта һәм илнең башка шәһәрләрендә нәфрәттән баррикадалар өелә, биналарга уттөртелә башлады. Бәясе бер долларга 7 мең ливан фунтына кадәр төшкән ил валютасы халыкның яртысыннан күбрәген ач калдырды, фатирга түләрлек акча табуны да кыенлаштырды.

Сүриянең Бәшәр Әсәд кулы астындагы төбәкләрендә гыйсъянчылыкның яңа ялкыны дөрләп китте. Сүрия лирасының түнтәрелеше тагын да масштаблырак. 2020 ел башында 1200 лира торган доллар кисәк кенә 2500 долларга күтәрелде, аннан соң 4 меңлек биеклекне дә җиңел генә яулап алды. Хәл шулкадәр кискенләште: Әсәд режимы лира-доллар курсы турында сөйләшүләрне тыйды. Вәләкин гайкаларны бу рәвешле кысу көтелгән нәтиҗәне бирмәде. Илдә митинглар башланды. Режимның төп таянычы булган көчләр һәм төбәкләр дә Әсәдка каршы чыга башлады.

Якын Көнчыгыш фетнәсе Америкадагы расачылыкка каршы куәтле хәрәкәткә караганда да әһәмиятлерәк. Дөньяның йөзен үзгәртәчәк вакыйгалар нәкъ менә шул почмакта уйналачак. Дөрес, бу мәйданда хәлиткеч вакыйгалар башланганчы, глобаль капитализм үз каршылыкларын башка төбәкләрдә хәл итү өчен тырышачак: Кытай – Көнбатыш, Россия – Көнбатыш күчәрләрендә бөек вакыйгалар кубачак. Алары инде дәвернең яңа билгесе булачак. Аңарчы без фетнә кризисының әле бер мәйданда, әле икенчесендә зур учаклар якканын күрербез.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү