Алдан тавыш бирүгә гаризалар кабул ителә

1 июльдә без Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирәчәкбез. Дөрес, ул көнне сайлау участокларына бара алмаучылар алдан да тавыш бирә ала.

Моны 25 июньнән 30 июньгә кадәр һәм 1 июльдә эшләргә мөмкин. Алдан тавыш бирүне өйдән яки участокларга барып башкарырга рөхсәт ителә. Бу мөмкинлектән файдалану өчен гариза язарга гына кирәк. Аларны исә бүгеннән, ягъни 16 июньнән кабул итә башлыйлар. Мондый теләгегез барлыгы турында 1 июль 17.00 сәгатькә кадәр үзегезнең участок комиссиясенә җиткерергә кирәк булачак. Яки үтенечегезне туганнарыгыз, волонтерлар аша да әйтергә мөмкин.

Шулай ук 5 июньнән 21 июньгә кадәр өйдә тавыш бирү турындагы мөрәҗәгатьне электрон рәвештә «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша да бирергә була.

Кабаттан исегезгә төшерәбез, сайлау участокларында алты көн дәвамында (25 июньнән 30 июньгә кадәр) алдан тавыш бирергә мөмкин. Бу эшне өйдән исә җиде көн дәвамында эшләп була.

Өйдән тавыш бирүчеләргә дә куркырга кирәкми: тавыш бирүнең барлык төр ысуллары вакытында да санитария нормалары һәм кагыйдәләре үтәләчәк. Фатирга килгәч, участок сайлау комиссиясе әгъзасы ишекнең тоткаларын, звонокны дезинфекцияли, тавыш бирү өчен тартманы ишеккә якынрак китерә, ишекнең тоткасына полиэтилен пакет элә, звонок биргәч, ике метрга читкә китә. Шуннан соң кеше ишекне ача, әмма тупсадан узмый. Паспортын да өй эченнән генә күрсәтә. Ул пакетны алгач, фатирына кереп тавыш бирә һәм бюллетеньне раслап кул куя. Болардан соң битлек һәм перчатканы салмыйча гына ишекне ача һәм бюллетеньне төшереп, гариза бирә.


Фикер өстәү