Мәхәббәт сорап… зиратка бар икән: Татарстанда яңа төр экскурсия маршруты барлыкка килде

Казанда җәяүлеләр өчен «Арча зираты каберлекләре» дип аталган яңа экскурсия барлыкка килде. 299 сумлык, ике сәгатьлек экскурсия ул. Джугашвили каберен ник бозганнар, мәхәббәт сорап кемнең каберенә киләләр – шушы һәм башка кызыклы тарихи фактларны кичке җәяүле экскурсия барышында «ВТ» хәбәрчесе белеп кайтты.

«Әзерләнеп килгән сез!»

Яшәү – үзе бүләк икәнен аңлар өчен зиратка киләсе. Шушы максат белән әлеге экскурсияне оештырганнар да. Май аенда ук туризм буенча шәһәр комитеты, туристик-мәгълүмати үзәк белән берлектә, Татарстан халкы өчен төрле җәяүле экскурсияләр әзерли башлады. Арча зираты каберлекләренә сәфәр – араларында иң популяры.

«ВТ» хәбәрчесе барган көнне экскурсиягә 15 кеше җыелды. Билет сатып алганда очрашу 10 гына кешегә исәпләнә, дигән хәбәр булган иде. Кешенең артыграк булуын ихтыяҗ барлыгы белән аңлатырга мөмкиндер. Кызыксынып килүчеләр арасында бер яшь пар, дүрт хатын-кыздан төркем, өч-дүрт студент, төркемнән аерымрак йөргән берничә кеше бар иде. Ир-атлар – нибары дүртәү.

Җыелган кешеләр алдан сөйләшкән диярсең – күпчелеге актан киенеп килгән. Куе агачлар арасындагы зират эчендә ап-ак адәмнәрне күз уңыннан югалтып булмаячак, димәк. Экскурсовод булып тарихи урын буенча озата йөргән тамада Айдар Садыйков та моңа игътибар итми калмады. «Әзерләнеп килгән сез!» – диде ул.

Экскурсия коронавируслы шартларда узганга, очрашу кагыйдәләрне искә төшерүдән башланды: социаль дистанция саклыйсы, битлек-пирчәткә киясе. Айдар Садыйков сөйләгәннәрне ишетергә мөмкин булсын өчен колакчыннар таратылды. Техник яктан әзер булгач, экскурсовод җыелучыларны рухи яктан әзерләргә тотынды.

  • Экскурсия исеме – «Memento mori!» (Үлем турында онытма – ред.). Әмма аны төшенкелеккә бирелү өчен түгел, киресенчә, оптимизм рухын күтәрү өчен оештырабыз. Зират буенча йөреп чыккач, тормышка караш үзгәрер. Гомер – бер генә. Киткәннәрне истә тотып, исәннәрнең кадерен вакытында белик, – диде ул.

Джугашвили каберендә кем ята?

Зиратның тарихы турында Айдар Садыйков кыскача аңлатма бирде.

Арча зираты 1772 елда Екатерина II указы нигезендә төзелә. Мәскәүдә чума чире таралгач, патшабикә мәрхүмнәрне шәһәрдән 100 сажин ераклыкта күмәргә боера. Казанда зират өчен Арча кыры бүлеп бирелә. Иң беренчеләрдән булып биредә 1774 елда Емельян Пугачев гаскәрләреннән Казанны саклаучылар җирләнә. Павел I чорында православ Арча зиратында төрле конфессия вәкилләрен, сәүдәгәр, дворяннарны күмә башлыйлар. Еллар узу белән территориясендә православие, яһүд, иске йолачылар, лютеран, католик, мөселман, поляк, немец һәм хәрбиләрне күмәләр. 1980 елларда зират ябыла. Шуннан бирле биредә югары дәрәҗәдәге яисә республика үсешенә өлеш керткән кешеләрне генә җирлиләр. Шулай ук гаилә каберлекләре дә бар. Кайберәүләр зиратта урынны әзерләп тә куйган: кабер ташларында боларның туу елы күрсәтелеп, үлгән датасы өчен буш ара калган. «Алдан хәстәрен күрү – нормаль күренеш», – ди экскурсовод. Сүз уңаеннан, яңа каберлекләр дә очрады. Шуларның берсе – 8 июнь көнне арабыздан китеп барган хирург Алексей Агафоновныкы. Ул атаклы инфекционист Андрей Агафоновның улы.

Зиратта күп склеплар очратырга мөмкин. Айдар Садыйков аңлатканча, аларны махсус төзегәннәр. Кешеләр элек тереләй килеш күмелүдән бик курыккан. Хәтта үлгән кешене өч көн дәвамында җирләмәскә дигән махсус указ да булган. Имеш, ул «йокыдан уянырга» мөмкин. Хәзер склеп ише корылмалар зиратның хуҗалык кирәк-яракларын саклый, «подсобка» буларак хезмәт итә.

Кешеләр төрле булган кебек үк, зираттагы каберлекләр дә төрле. Мәңгелек йортта шул хакта уйланасың. Кайсыларына кеше тәрбиясе эләккәне әллә кайдан күренеп тора, кайсы чүп үләне белән капланган. Бик горурлары да, фәкыйрь генә агач тәрелеләре дә күп.

– Зират аллеясында каберләр арасында аермачык сизелә: берәүләргә – һәйкәлләр, икенчеләренә кыйшайган тәреләр куелган. Арча зиратында традиция буенча танылган кешеләрне җирләделәр. Инкыйлабка кадәр бу бай сәүдәгәрләр һәм меценатлар, фабрика хуҗалары, түрәләр, сәнгать эшлеклеләренең мәңгелеккә күчү урыны булган. Аларның каберләре әллә кайдан күренеп тора: туганнары гранит, мәрмәр ташларга заказ биргән, нигездә ташны Рыбинскидан китергәннәр, – дип сөйләде экскурсовод, ни уйлаганны аңлаган кебек.

Тагын бер кызыклы факт: Совет елларында ярымайлар да, тәреләр дә куелмый. Шуңа да үлгәннәргә һөнәренә бәйле символлар куелган. Мәсәлән, табиблар каберенә – елан урап алган касә, капитаннарга – штурвал, авиаконструкторга очкыч сурәтен ясаганнар. Экскурсия барышында без хәтта туп типкән футболчы малай сурәте төшкән кабергә дә тап булдык. Анысы әле яңа булса кирәк…

Арча зиратында Николай Лобачевский каберлеге урнашкан. Әмма аның бер кыек ягы бар: төрбәне реставрацияләгәндә кабер ташлары дөрес куелмаган – якорьлы тәре кабернең үзәк өлешендә урнашырга тиеш, чөнки танылган галимнең исеме шунда язылган. Төзекләндерү белән шөгыльләнүчеләр, бутап, бу тәрене Лобачевскийның хатыны «өстенә» урнаштырган.

Айдар Садыйков зиратка килүчеләр кызыксынып йөри торган урын һәм аңа бәйле риваятьне искә төшерде. Сәүдәгәр кызы Вера Василькова тарихы белән бәйле ул. Риваять буенча, бу кыз бәхетсез мәхәббәт аркасында үз-үзен атып үтерә. Аны күмү дә үзенә күрә хатын-кыз хокуклары өчен көрәшне хәтерләткән бер митингка әверелә. «Асылда, кызның исеме Дарья була, ул 19 гасыр азагында яши. Бәхеткә, хәзерге вакытта кабергә студентлар атылып үләргә түгел, бәхетле мәхәббәт һәм уңыш сорап килә», – дип аңлатты экскурсовод.

Экскурсиянең азаккы өлешендә Иосиф Сталинның улы – Василий Джугашвили кенотафы (мәрхүмнең калдыклары булмаган символик кабер – ред.) күрсәтелде. Аны бу урынга 1962 елның 21 мартында күмәләр. Әмма туганнары теләге белән Василий Джугашвилины Мәскәүнең Троекур зиратына күчереп җирлиләр. Калдыклары булмаса да, бирегә кеше еш килә дип аңлатты Айдар Садыйков. Моны исбат итеп, экскурсия төркеменнән тыш каберлекне дикъкать белән өйрәнеп басып торган ике туташ күренде.

  • Джугашвилиның кабер ташындагы сызган-бозган эзләрне күрәсезме? Артында аткан эзләр дә бар. Бу – Сталиннан репрессия чоры, ГУЛАГ өчен үч алу очракларының хатирәсе, – диде ул. – Каберлекне грузин милләте вәкилләре карап, чистартып тора.

Экскурсия данлыклы Михаил Девятаев кабере янында төгәлләнде. Бу урынга күбрәк хәрбиләр йөри икән. Айдар Садыйков эскурсия башланыр алдыннан әйткән нәсыйхәтләрен яңадан искә төшереп, яңа очрашуга дәшеп, халык белән саубуллашты. Экскурсия тәмам булгач, теге дүрт хатын-кыздан торган төркем киләсесенә язылды, ә яшь парлар очрашу барышында җыйган белемнәрен тикшерергә тотынды…

КИҢӘШ

Экскурсиядә катнашырга уйласагыз

Беренчедән, зират бик зур – күп йөрергә туры киләчәк. Шуңа да уңайлы аяк киеме белән килү хәерле. Кроссовка, кеда булса – яхшырак, чөнки урыны-урыны белән җир, туфракка басылачак, аяк пычраначак. Билгеле, монда азык-төлек сатыла торган нокталар юк. Шуңа да үзегез белән су алып килергә мөмкин. Алдан ук өс-башны кайгыртыгыз: ачык киемнән килмәү хәерле. Беренчедән, зират – изге урын, киткәннәргә дә хөрмәт белән карау кирәк. Икенчедән, черкиләр тешләп, очрашуның бөтен ямен бетерергә мөмкин. Кычкырмаска, тыныч кына, каберлекләр өстенә басмыйча, сак  кына йөрергә кирәк.

САН

Арча зираты мәйданы – 30 гектар. Чагыштыру өчен: Казан Кирмәне – 13 гектар, Мәскәүнеке – 28.

Биредә 300 меңләп каберлек бар. Иң иске каберлек 1830 елга карый.

Чулпан Гарифуллина

 

Арча зиратына экскурсиядән ФОТОРЕПОРТАЖ


Фикер өстәү