Черки тешләү үлемгә дә китерергә мөмкин

Быелгы җәй черкиләр үрчү өчен бик җайлы килде: һава торышы да җиләс, кичкә таба суытып та җибәрә, дым да күп. Кич белән  ишегалдына чыгуың була, шунда ук ябырылалар. Үзләре зур, төсләре дә төрле. Арада коңгыртлары да бар. Тешләгән урыннары хәтта шешеп чыга.   Галимнәрнең фаразлары  буенча, мондый хәл июль аена кадәр дәвам итәчәк әле.  

КФУ ның фундаменталь медицина һәм биология институты доценты, биология фәннәре кандидаты, энтомолог Николай Шулаев әйтүенчә, бездә бу бөҗәкнең ике төре бар: черки-чәрелдек һәм малярия черкие. “Ни кызганыч,  черкиләр  кайбер йогышлы авыруларны бер кешедән икенчесенә йоктырырга сәләтле.  Җиңелчәләрен  организм тиз генә үткәреп җибәрә ала, ә менә малярия авыр хәлләргә дә китерергә мөмкин. Дөрес, бу авыруны йоктыручылар сирәк, әмма бар.    Шуңа күрә вакытны сузарга ярамый.   Черки тешләгәннән соң хәлегез  начараеп китсә,  дөрес диагноз кую өчен кичекмәстән табибка мәрәҗәгать итәргә кирәк. Вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, үлем очраклары да булырга мөмкин”, – дип кисәтә галим.


Фикер өстәү