Байлар өчен салым кертелергә мөмкин

Россиядә елына өч миллион сумнан артыграк акча эшләүчеләргә НДФЛ (физик затлар кеременә салым) күләмен арттырулары ихтимал.

Россия Хөкүмәтендә янә байлардан салым җыемнарын арттыру идеясенә әйләнеп кайтканнар. Тәкъдим ителә торган вариантларның берсе –  ул да булса физик затлар керемнәренә салымның прогрессив шкаласын гамәлгә кертү. Шулай итеп, елына өч миллион сумнан артыграк күләмдә акча эшләүчеләр өчен керемгә салымны 15 процентка арттырыга мөмкиннәр, дип хәбәр итә “Известия”.

Белгечләр әйтүенчә, салымны арттыру ил бюджетына өстәмә 60 миллиард сум китерәчәк, ә аны фәкыйрьлеккә каршы көрәш юнәлешендә тотып булачак. Тик бу чара Россиядә яшәүчеләрнең нибары бер процентына гына кагыла. Шул ук вакытта әлеге салымны түләтүдә кыенлыклар да килеп чыгарга мөмкин. Ник дигәндә, байларның керемнәрне төрле чыганаклардан алуы, һәм, аерым-аерым санаганда, һәр керемнең елына өч миллион сумнан артмавы бар.

“Биредә сүз бюджет керемнәрен арттыру турында түгел, ә барыннан да элек социаль гаделлек турында бара.  Керемнәре зур булмаган кешеләрнең дәүләт алдында НДФЛ рәвешендәге бурычларын югарырак керемлеләрнекенә караганда кимрәк итү социаль гаделлек булыр иде”, – дигәнрәк фикердә белгечләр.

 


Фикер өстәү