Волонтер Хәйрия Халитова: «Без берәүне дә үгетләмибез»

“Конституция волонтерлары” бөтенроссия иҗтимагый корпусы активистлары халыкка Төп законга тәкъдим ителә торган төзәтмәләр турында аңлата башлады.  Алар  1 июльгә кадәр Казан,Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәндәге  җәмәгать урыннарында  мәгълүмати ярдәм күрсәтәчәк.  Башкалада  мондый урыннар –  бишәү. Без Бауман урамында ачылган мәгълүмат ноктасында булып кайттык.

“Татарстан үзиреклеләрнең мәгълүмати-ресурс үзәге”  оешмасының башкарма директоры, “Конституция волонтерлары” проектының үзәк штабы җитәкчесе Айрат Мөбәрәкшин белдергәнчә, бу проектта катнашырга Татарстаннан  517 волонтер әзерләнгән. Аларга Dobro.ru платформасында илнең эре волонтерлык хәрәкәтләре, Үзәк сайлау комиссиясе, шулай ук Конституциягә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем вәкилләре лекцияләр укыган. “Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә  әзерлек кыска вакыт эчендә  бара.  Шуңа күрә  халыкка мәгълүмат бирү мөһим. Волонтерларга  төрле кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин.  Алар шәһәр халкына белешмәләр дә  тарата”, – диде Айрат Мөбәрәкшин.

Бу эштә Казанда яшәүче  Халитовлар гаиләләре белән катнаша.  Алар волонтерлык эшенә өч ел элек керешкән икән.

– Без берәүне дә үгетләмибез, урамнан үткән-сүткән  кешеләргә Төп Законга нинди төзәтмәләр кертеләчәген аңлатабыз, – ди  60 яшьлек Хәйрия ханым.

Без аннан  гаиләнең әлеге эшкә ничек кереп китүе турында да кызыксындык:

– Минем исемем иганәчелек дигәнне аңлата. Кушкан исем кешене гомер буе озата бара диләр. Чыннан да шулай.  Мин изге гамәлләр кылырга яратам. Студент кызым  Алия, ирем Илдар  өчен дә бу табигый хәл. Нәрсә көчебездән килә – шуны эшлибез. Лаеклы ялда булгач, өйдә  эшләргә дә, волонтер булырга да  өлгерәм. Ирем  эшли әле. Мин икмәк пешердем. Ветераннары бәйрәм белән котлыйбыз, хастаханә, ятимнәр йортларына барабыз. Андагы кешеләрнең вакыты күңелле узсын өчен  йә курчаклар, йә башка кул эшләре буенча мастер-класслар күрсәтәбез, – ди Хәйрия ханым.

Үзиреклеләр  тавыш бирү  көнендә дә эшсез калмаячак. Сүз уңаеннан, Россия  Хөкүмәте тарафыннан волонтерлык эшчәнлеген хуплау  турындагы 114 маддәсенә төзәтмәләр волонтерларның статусын беркетергә мөмкинлек бирәчәк.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү