Әтисенә пычак белән кадаган малай: «Мин моны кинода күрдем»

Мәскәү астында яшәүче җиде яшьлек малай әнисен кыйнаучы исерек әтисенә пычак белән кадаган. Ул бу гамәлен кинодан күреп кабатлавын хакында әйтә. 

Лайф.ру хәбәр иткәнчә, гаилә башлыгы еш кына исерек хәләттә хатынын кыйный торган була. Бу төнне дә ул исерткеч эчемлек эчә һәм тормыш иптәше белән мөнәсәбәтләрне ачыкларга тотына. Ир-ат хатынын идәнгә аударып буа башлый. Бу тавышка уянган кече уллары әнисен коткарырга теләп әтисенә пычак белән кадый.

Малайның әти-әнисенә беркетмә төзегәннәр. Ир-ат хастаханәгә урнаштырылган.


Фикер өстәү