Иртәгә бакчаны кем чабар?

Быел печән каерылып уңды. Яз һәм җәйнең башы бик бәрәкәтле килде чөнки. Эссе түгел, яңгыр да тамызып кына еш явып торды. Агрономнар бик ярата мондый һаваны, игеннәрнең муллыгына юрыйлар. Көтү көткән җирләрдә дә үлән ишелеп үсә. Сыерлар көтүдән мул сөт белән кайталар. Һәр сыердан көн саен 3-4 литр өстәмә сөт авыл кешесенең кесәсенә табыш булып кереп тора.

Печән базарында быел кытлык булмас. Әле менә көннәр дә аязды, печән киптерү өчен идеаль шартлар туды. Монысы инде кышкы терлекчелек өчен мөһим. Терлек тотып карамаган кеше белми: печәннең кайчан чабылуы һәм ничек кибүе шулай ук өстәмә табышны гарантияли яисә котылгысыз югалтуларга китерә. Моннан ике ел элек печәннең сыйфаты бик начар иде. Печән өстендә яңгыр күп яуды. Язгы якта сыерларга алдагы елдан калган иске печәнне бирә башлауга күрдек: сөт шунда ук өч-дүрт литрга кимеде. Фуражлык ашлыкны күпме генә ашатма, витаминлы печән юк икән, продукция дә юк.

Хәзер печәнне чалгы тотып чабып мәшәкатьләнәсе түгел. Акчаңны түлисең –  китереп бирәләр. Бәясе дә юнь генә. Әмма һәр бакчаның диярлек яртысын печән били. Монысын да хәзер күпләр, түләп, трактордан чаптыра. Яисә үлән өчен махсус триммер – моторлы чалгы тота кулына. Газета хәбәрчесе исә триммерны яратмый: бензин һәм төтен исенә манчылып бетәсең, җитмәсә бик еш ватыла. Кулга чалгы тотып покос егучы авылда, ихтимал, берүзем генәдер. Соңгы көннәрдә буш вакытта шул эш белән шөгыльләнәм. Кеше бит акча түләп фитнес залларга йөри: тир түгеп сәламәтлеген ныгыта. Чалгы белән печән чабу – бушлай фитнес ул. Әллә ничә мускул хәрәкәткә килә, энергияне дә бик күп ашый.

Быел мондый фитнес белән миңа күбрәк шөгыльләнергә туры килә. Үз бакчамнан тыш күрше карчыкның бакчасын да чабам. 89 яшь тулып килә аңа. Үткән елга кадәр хайван асрады: башта сыер тотты, егылып кулын сындыргач, саву кыенлашты да бозау сатып алып симертә башлады. Быел урын өстендә ятып алды бераз, әмма аякларына басты. Тик эшли алмый инде. Шуңа күрә аның бакчасын чабу, ишегалдында шаулап үләнне егу минем өскә калды. Риман абый Гыйлемхановлар тырышлыгы белән чыгарылган «Кыз-әбиләр» китабына кергән күршебез совет чоры чыныгу алган буын вәкиле булганга күрә, эшсез торуны күз алдына да китерә алмый. Аның шул яшькә кадәр сәламәт яшәве гел хәрәкәттә булудан дип уйлыйм мин үзем. Безгә, авылда яшәсәк тә, хәрәкәт күп эләкми. Күп вакытны компьютер алдына утырырга туры килгәнлектән, аяклар сызлый, билләр авырта. Ашыкмый гына печән чабу, аны киптереп ташу тәнне яза, төнге йокыны яхшырта. Велосипед белән көн саен 7-8 километр юл әйләнеп кайта идем, печән чапканда аны куеп тордым. Сәламәтлек өчен файдасы булсын дисәң, каударланмый, көч китерми эшләргә кирәк. Тәмен белеп, ләззәтләнеп эшләгәндә генә хәрәкәтнең бәрәкәтен тоя аласың.

Болар турында мин сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен язмыйм. Бакча печәнен чапканда, күңелне сагыш баса, эчтән генә елап та аласың. Хәзер авылда хәл шундый: әле кайчан гына гөрләп торган йортлар буш, бакчалардагы печәнне минем кебек авылда гомер үткәргән күршеләр чаба. Печәне чабылмыйча, Сосновский          балтырганы баскан бакчалар да бар. Бәхеткә, андыйлар әлегә күп түгел. Ә менә авылда калып, ике-өч сыер асрауны гадәткә керткән кешеләр – барыбыз да бер чор тирәсендәгеләр. Картаеп киләбез инде. Сакаллар агарды, чәчләр тулысынча чал. Әле карт сыерны яшькә алыштырып йөреш. Тана белешеп кайттым. Башта нәселле буаз тана алу теләге дә булган иде. Хөкүмәт кырык мең субсидия дә бирә бит. Белешә башлагач, ул уйдан баш тартырга туры килде. Бердән, нәсел хуҗалыклары һәм хәтта махсус сертификаты булган нәсел заводлары тирә-юньдә күп булса да, берсе дә шәхси хуҗалыкка тана сатмый икән. Әтнә районының атаклы Ленин исемендәге хуҗалыгында: «Таналар үзебезгә кирәк, робот белән сава торган яңа фермага сыерлар туплыйбыз», – диделәр. Башка нәсел хуҗалыкларын йөреп чыгу да нәтиҗә бирмәде: сатмыйлар.

Шулай да таптым мин нәселле тана сатардай кешене. Бәясе 140 мең генә икән. 40 меңне хөкүмәт түләсә дә, калган бәя кыйммәт. Тананың «нәселле» дигәнен түгел, «товарлы» дигәнен дә алырга була, монысы йөз мең генә. Утыз меңен хөкүмәт түли, диделәр. Нәселен тикшереп алырга мөмкин. Нәтиҗәдә шул нәселле тана килеп чыга инде, бәясе генә бераз арзанрак. Әмма миңа теләсә нинди токым түгел, безнең яклар өчен кулай булган холмогор токымы кирәк. Чит ил токымнары белән кушылып, үзгәртелгән сыерлар, мул сөт бирсә дә, еш чирли. Гомумән, тәҗрибә шуны күрсәтә: сыер сөтлерәк булган саен, нәзберегрәк һәм ешрак чирли. Шәхси хуҗалык шартларында андый сыерларны тәрбияләү бик кыен. Гадәти хуҗалыкларда үрчетелгән тәүлеклек уналты-унсигез литр сөт бирүче сыерлар иң кулае инде безнең өчен. Боларның бәясе дә чагыштырмача кыйммәт  түгел. Тәүлеккә 20 – 24 литр сөт бирә торган сыер шәхси хуҗалыкта 85 меңгә бәяләнә иде, мәсәлән. Ә болай сыерның уртача бәясе кулда 60 – 70 мең тирәсе йөри.  

Тик сатучылар аз соңгы вакытта. Сораучылар күп. Карантин кризисы халыкка азык-төлек базасын ныгытырга кирәк икәнен искәртә. Үземә яраклы буаз тананы 50 километр ераклыктан таптым. Менә шул мәшәкатьләр белән йөргәндә, күңелгә уйлар килә. Бу тана сыер булып картайса, Аллаһы Тәгалә миңа да гомер бирсә, аны суйганда, миңа җитмеш яшь булачак икән инде. Гадәттә балалары авылда калмаучылар, 60 – 65 яшьтән сыер асраудан туктый. Без әле хатын белән икене асрауга күнектек. Кышын терлекләр янында булу, шулай ук фитнесны алыштыра. Эшлисең дә, кереп рәхәтләнеп ял итәсең. Шунысы да мөһим: үз сөтең, үз эремчегең, үз катыгың бернинди кибеттән дә табып булмый торган нәрсәләр. Менә эре инвестор хуҗалыкларын мактыйлар бит инде, сөтләре сыйфатлырак диләр. Шулаен шулайдыр ул, анысы. Тик менә бер сөйләшү хәтердән китми. Фермадагы суыткычта болганучы сөттә песи баласы йөзеп йөри икән. Очраклы рәвештә кергән кеше моны күрә дә сөт үлчәүчегә әйтә. «Абау, тагын төшкәнмени юньсез, әле генә алып ташлаган идем», дип песине «бассейн»нан тиз генә алып ыргыта тегесе. Фермаларда аяк астында буталган песиләр ул сөттә көн саен коеналармы, әллә нигә бер генәме, менә шунысы билгесез. Аертылган һәм химик матдәләр белән шыплап тутырылган кибет сөтеннән песи исе килми инде ул килүен. Әмма үзең сауган сөт ышанычлырак. Тик минем тел төбем бу да түгел иде әле. Берничә елдан соң, безнең бакчаларны кем чабар? Чалгы селтәгән саен күңелдә шул уй бөтерелә.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү