Тикшерү комитеты солдат Шәмсетдинов эшен тикшерүне тәмамлаган

Тикшерү комитеты Байкал аръягы өлкәсендәге хәрби частьта бергә хезмәт итүче иптәшләренә аткан солдат-срочник Рамил Шәмсетдинов эше буенча тикшерү гамәлләрен тәмамлаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгына аның адвокаты Равил Тугушев хәбәр итте.

«Гаепләү ахыргы редакциядә белдерелгән. Тикшерү эшләре тәмамлану турында безнең яклаучыга хәбәр ителде. 29 июньнән тикшерү безне һәм безнең яклаучыбызны җинаять эше материаллары белән таныштыра башларга планлаштыра», — ди агентлык әңгәмәдәше.

2019 елның 25 октябрендә каравыл тапшырганда Рамил Шәмсетдинов иптәшләренә ата башлый. Сигез кеше һәлак була, тагын икесе авыр яралана. Ул үз гамәлен хәрби частьтәге уставтан тыш мөнәсәбәтләр белән аңлата. Хәзер ул сак астында, алдагы җомга көнне Читада узган суд аңа кулга алу срогын 25 сентябрьгә кадәр озайта.

Шәмсетдиновка «Ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү» һәм «Ике кешене үтерергә омтылу» маддәләре буенча гаеп белдерелгән. Шәмсетдиновка гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

 


Тикшерү комитеты солдат Шәмсетдинов эшен тикшерүне тәмамлаган” язмасына фикерләр

  1. Бик кызганыч инде бу балакайда.гомерлеккэ ирегеннэн мэхрум итеп гомерен озмэсэлэр ярар иде.

Фикер өстәү