Фәрит Мөхәммәтшин Раил Шәмсетдиновка депутат таныклыгы тапшырды

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламенты депутаты Раил Шәмсетдиновка депутат таныклыгы һәм значогы тапшырды.

Исегезгә төшерәбез: узган ел парламент депутаты Илшат Ганиев вафат булгач, Үзәк сайлау комиссиясе “Бердәм Россия” партиясенең бушап калган депутат мандатын Раил Шәмсетдиновка тапшырды. Аның кандидатурасы партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге сәяси советы утырышында хупланды.

Фәрит Мөхәммәтшин яңа депутатка үз эшчәнлегендә уңышлар теләде. “Намус белән тагып йөртегез”, – диде аңа парламент башлыгы, депутат значогы тапшырып.

Раил Шәмсетдинов, үз чиратында, парламентта республика педагогларының, аерым алганда урта һәм һөнәри белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең мәнфәгатьләрен якларга җыенуын басым әйтте.

Безнең белешмә: депутат 1984 елның 1 октябрендә Лаеш районы Имәнкискә авылында туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлаган. Педагогика фәннәре кандидаты, урта һөнәри белем бирү өлкәсендә Татарстанның иң яхшы укытучысы (2013 ел), “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты кысасында Россия Федерациясенең иң яхшы укытучысы (2014 ел), Бөтенроссия остазлар-мәгърифәтчеләр җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе.


Фикер өстәү