Казан аэропортында 16 авиарейс тоткарланган

Җил һәм буран Казан аэропортында 16 авиарейсны тоткарлауга сәбәп булган. Бу хакта аэропортның онлайн-таблосында хәбәр ителә.

Мәсәлән, Казан Томск рейсы 11 сәгатькә тоткарлана, җирле вакыт буенча килүнең исәпләнгән вакыты 17:15 (21:15 Мәскәү вакыты). Шулай ук  Таулы Алтай, Мәскәү, Калининградка рейслар тоткарлана. Дүшәмбе, Хуҗанд, Мәскәү, Яңа Уренгой, Санкт-Петербургтан кайтучылар көтелә. Истанбулга очу һәм кайту рейслары туктатылган.

Элегрәк Татарстан Республикасы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә 17 гыйнварда  25-27 м/с тизлектәге җил һәм буран булачагы турында кисәткәннәр иде.

 


Фикер өстәү