Татарстанның атказанган укытучысы туган авылында 7 мең төп агач утырткан

Тамырың ныкмы? 

Тамыры нык булса, авыл яши. Әтнә районы, Югары Көек авылында яшәүче төбәк белгече, Татарстанның атказанган укытучысы Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов  тамыр ныклыгын туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә кайгырта. Ул – авылында 7 мең төп агач утыртып, дендрарий ясаган һәм ике авыл шәҗәрәсен төзегән кеше. «Яшерен-батырын түгел, авыллар сүрелде. Яшьләрне җиргә беректерү читенрәк хәзер. Шулай да мин уйлыйм: авыллар тиз генә юкка чыкмас. Менә шуңа тамырларны кайгыртам да инде», – ди ул.

Югары Көек дендрарие

Язма герое авыл урманына алып төшкәндә әнә шундый уйлары белән бүлеште. Барысы да әти карап торган чишмәдән башланды, ди ул:

– Әти карап торган чишмә бу. Аның бакыйлыкка күчкәненә 30 ел булды, хәзер мин тәртиптә тотам. Ата-бабадан күчеп килгән әманәт бу. Давыллап яңгыр яуганда, чишмә түбәсенә агач ауды, төзәтми торам әле. Сыерчыклар бала чыгара бит. Без шакылдасак, оялар тузачак. Биредә 120 сыерчык оясы бар, күрәсезме?

Күрү генә түгел, кошлар оркестры чыгышына хәйран калырлык.  72 яшьлек урман хуҗасы исә безнең бер дулкында булуыбызга сөенеп, читтән күзәтеп тора. Ә бит элек чишмә тирәсендә нибары бер төп агач булган. Чишмәгә су алырга төшүчеләргә күләгә булсын дип, Габдуллаҗан абый иң әүвәл сукмак  кырыена куаклар утырта башлаган.

 

Шулай итеп, 1974 елдан бүгенгәчә биредә 61 төрдәге 7 меңнән артык  агач утыртылган. Чишмә буеннан башланган урман авыл уртасына кадәр җиткән.  Габдуллаҗан абый аны дендрарий дип йөртә. Яшел Үзәндәге дендрарийга барып, аны өйрәнеп кайтканнан соң, шулай дип атап йөри башлаган.

Быел Татарстанда «Бөек Җиңүнең 75 еллыгына – 75 агач» дигән акция үтте. Габдуллаҗан абый Җиңүгә багышлап 380 төп агач утырткан.

Аның төгәл саннар белән сөйләшүе очраклы түгел. Габдуллаҗан абый 1971 елдан бирле көндәлек алып бара. Анда һава торышы, табигатьтәге үзгәрешләр, үсемлекләр, шушы як хайваннары, кош-кортлары турындагы мәгълүматларны, кайбер авыл вакыйгаларын да теркәлеп барган.

Дендрарийга агачлар гына түгел, кырмыскалар да күчертеп утырта икән әле ул. Чөнки кырмыска бөҗәкләрне ашый, ди. Икенчедән, кырмыскалар урман үсемлекләренең орлыкларын бер урыннан икенче урынга күчерә икән. Үсемлекләр тарала башлагач, Габдуллаҗан абый шундый нәтиҗәгә килгән.

Үзгәрешләр дигәннән, аның күз уңыннан бер генә үзгәреш тә читтә калмый. Әйтик, авылларда күгәрченнәр, чыпчыклар азайган. Моның сәбәбен төбәк белгече болай аңлатты:

– Авылда күгәрченнәр, чыпчыклар кимүнең сәбәбе гади. Фермалар бетте, ул бит күпме кошка, күпме хайванга азык иде. Ындыр табаклары  таралды. Хәзер үләт базларын күмә башладылар. Боларның барысы да кошлар санына тәэсир итми калмады. Аның каравы ерткыч кошлар күбәйде. Тилгән, кыр карчыгалары артты. Күзәткәнегез бармы икән: басуда печән урганда,  комбайн артыннан ерткыч кошлар өере тагылып бара. Чөнки уракка  күпме хайван эләгә.  Бу – аларга җим инде.

7 мең төп агач – бер кеше өчен азмы бу, күпме? Габдуллаҗан абый, 45 ел өчен күп түгел, ди. Ә сезнең үз гомерегездә ничә төп агач утыртканыгыз бар? Минеке әлегә дистәгә дә тулмый…

Шәҗәрә

Тамырың ныкмы дигәндә, Габдуллаҗан абый иң әүвәл нәсел шәҗәрәсен белү-белмәүне күз алдында тота. Аның авылдашлары бу җәһәттән бәхетле. Югары һәм Түбән Көек авыллары шәҗәрәләрен төзегәнгә, үз нәселе белән кызыксынучылар кайдан гына килми аңа. Урта Азиядән дә эзләп табалар, Себер якларыннан да. Татарның язмышы шул – таралу, чәчелү.

Габдуллаҗан абый шәҗәрә белән күптәннән кызыксына. Әтисе исән чакта – аннан, авылның өлкән кешеләреннән язып кала. Аннан архив документларына керешә. Максаты ни бу агайның, дип сорарсыз.

– Урманда чишмә башын карадык бит әле. Аны ачыклап, карап, тазартып торган кебек, авылның чишмә башын да табасы килгән иде. Кемнәр нигез салган? Нинди нәсел булган? Бу җирләрне алар ничек алган? Шулай итеп, Югары һәм Түбән Көек авылларының шәҗәрәләре барлыкка килде.  Чөнки бу авыллар бер нәселдән ишәеп киткән. Авыл тарихы болай башлана: Болгар шәһәреннән Бәрәзә авылына Мәмәт дигән кеше күченеп килә. Мәмәтнең бабалары Болгарга Касыйм ханлыгыннан килә. Менә нинди борынгы нәселләр ачыклана бит! Мәмәттән – Багышкы, аннан Кодаш, Кодаштан – Мостай, Мостайдан – Шөдәк, Шөдәктән – Мамай, Мамайдан Җәнәкәй туган. Җәнәкәй тасвир кенәгәсендә (1602-1603) Еники дип күрсәтелә. Шунысы да бар: бу Еники Арча якларында кабак тоткан. Тагын да элгәре тарихка күз салсак, руслар Казанны алгач, патшага эшләгән яхшылыклары өчен Яуш белән Еникинең кенәз дәрәҗәсен алуы ачыклана. Бу титул нәселдән нәселгә күчкән. Петр I вакытында әлеге титулны саклау өчен рус диненә күчәргә кирәк булган…

Габдуллаҗан абый морзалар,  Җәнәкәйдән чыккан атаклы кешеләр турында сәгатьләр буе сөйли ала. Аның әле ачыклыйсы сораулары да бик күп. Шәҗәрә белән беррәттән, географик атамаларны да өйрәнә. Ике авыл арасындагы җирнең ни өчен Җәнәкәй дип аталуына ул инде күптән төшенгән.

Иң кызыгы: Габдуллаҗан абыйдагы авылны ярату, тарих белән җенләнү башкаларга да күчкән. Авылдан чыкканда элеккеге балалар бакчасы бинасына кагылдык. Таралып ятмасын дип, Сөнгатулла Мөхәммәтгалиев авыл советыннан сорап алган аны. Үз хисабына ремонт ясаган, халыктан тарихи әйберләр җыеп, музей ачарга җыена. «Һөнәрем  буенча күп кешеләрнең чормаларында йөрергә туры килде. Андагы тарихка бик кызыга идем», – диде ул тыйнак кына. Менә бит ул тамыр ныклыгы нишләтә! Ә күрше авылда клуб таралып ята…

Гөлинә Гыймадова
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Фикер өстәү