Татарстанның бер районында экстрим-парк төзелә

Татарстанның Лаеш районындагы экстрим-паркны бу ел ахырында ачарга планлаштырыла. Узган ел хупланган проект Лаеш халкының теләкләрен исәпкә алып эшләнде. Бу хакта «Камская новь» газетасы яза.

Кичә Лаеш районы җитәкчесе яңа төзелешләр белән танышты. Илдус Зарипов район үзәгендә берничә объект төзелешен бәяләде. Беренче эш итеп ул экстрим-парк төзелә торган мәйданчыкта булды.

Анда шәһәр халкы һәм кунаклары өчен балалар мәйданчыклары, махсус велосипед трассасы, скейт-парк, картодром һәм спорт йөреше өчен юллар булачак.

Моннан тыш, Илдус Зарипов төзелә торган боз сараенда да булды. Объектны шулай ук ел ахырында тапшырырга планлаштыралар.

 


Фикер өстәү