Социаль хезмәткәр: «Эшнең ире, хатыны юк аның!»

Балтач районының Смәел авылында яшәүче Рәшит Гарифуллин үзе теләгән һөнәрне 55 яшьтән соң таба: социаль хезмәткәр булып урнаша. Хәер, балачагында да ул әби-бабайларга ярдәм итеп йөргән була. Әмма ул чакта күңеле кушканны тыңламый. Агрономлыкка китә.

– Кем белгән аны! Күпме еллар җирдә эшләп, күңелемә хәзерге эш урыны якын булыр дип уйламаган да идем. Мин монда ял итәм. Кешеләр белән аралашам, аларга ярдәм итә алганыма сөенәм, – ди ул.

Ярдәм дигәннән, Рәшит абый социаль хезмәткәр булып урнашканчы күршедәге егеткә булышып яши. Салкында аяк-кулларын өшеткән авылдашын кая гына йөртми: хастаханәләргә дә алып бара, операцияләр ясагач та булыша, тернәкләнү вакытында да. Шуннан бер авылдашы: «Ник караучы булып урнашмыйсың?» – дип сорап куя. Рәшит абый уйга кала. Акчаның да кирәге күп. Тәвәккәлләп алына.

– Ир башым белән әби-бабай тәрбияләп йөрүне аңламаучылар да булды. Үземә үк әйтәләр иде.  Тик эшнең ире-хатыны юк аның. Бу эшемдә җаныма рәхәтлек алам. Беркемгә дә ярарга тырышмыйсың, изге эш эшлисең. Аны мәҗбүри эшләп булмый, – ди Рәшит Гарифуллин. – Дөрес, ир кеше булгач, төрле вакытлар бар. Әйтик, кайберәүләрне юындырырга да кирәк. Ул чакта хатыным ярдәм итә. Урын өстендә авырып яткан өлкәннәргә кызым укол ясый. Ул – шәфкать туташы. Кызыбыз Казанда эшләгәч, өйгә вирус кына кайта күрмәсен дип бик борчылдык. Мин бит үзем генә түгел, 5 әби-бабам, бер егетем бар. Баштарак өлкәннәр дә бу чиргә ышанып бетмәде. Без алар янына барлык таләпләрне үтәп, битлек, пирчәткә киеп барабыз. Ә аларга аралашу кирәк. Бер бабам, әйдә күрешик дип, килгән саен аптыратып бетерде. Үзенә әйтеп карыйм, аңлап җиткерми. Әле авыл кешесе чирнең яман икәнен бик төшенми…

Ирләр сабыр була беләме? Бу хакта Рәшит абыйдан да сорадык. Алар хезмәтендә бик кирәкле сыйфат бит бу.

– Бар да тәрбияңнән тора, – диде ул. – Сабыр да итәргә өйрәнәсең, эшлисең дә. Олы кешеләрнең сүзенә карап, күңелеңне төшермисең инде. Мин тәрбияли торган өлкәннәр 90 яшькә җитеп киләләр. Кайчак танып каршы алсалар, кайбер көнне, кем әле син, дип тә сорап куялар. Ни кушсалар, шуны эшлим. Җайларыннан гына торам. Электән бер эштән курыкмадым. Тәрәзә төпләрен сөртеп алу, өй җыештыруны эшкә дә санамыйм мин. Бик тә чисталык яратам. Элек балалар үстергәндә дә алар өчен өзелеп тордым.  Алар өчен дип яшәдем. Хәер, хәзер дә без гел балалар белән инде. Әле өебездә сигез яшьлек онык та бар. Быел беренчене бетерде. Әнә шул сабый өчен дип тырышам хәзер.

Рәшит абыйга – 63 яшь. Кайчакта, рәхәтләнеп өеңдә генә утыр, ник эшләп йөрисең, дип тә әйтәләр икән. Әмма аның намусы кушмый. Кырымда яшәүче балалары кунакка чакырса да, ял итәргә чыгып китә алмый. Үзем тәрбияләгән кешеләрне ташлап китә алмыйм, ди:

– Быел эштән китмәкче дә булган идем. Җибәрмәделәр. Синең кебек кешеләр кирәк безгә, диделәр. 70тә әйтерсең китәм дигән сүзеңне, диде җитәкчебез. Эшемне күреп, мине мактап торалар икән, ничек инде эшләмисең, ди?! Шатланып эшлим. Безнең эш кемгәдер булышып кайту  гына түгел, ул – үзеңнең җаныңны да чистарту. Ә рәхмәт сүзләре! Алар яшәргә көч бирә. Шушы яшеңдә кемгәдер кирәкле булуыңны белү – үзе зур шатлык. Шуңа да үземне генә кайгыртып ята алмыйм. Килүемне көтеп торучыларым бар. Аларның тормышлары зарланмаслык булсын өчен мин барысын да эшлим.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү