«Бабай, син исән булсаң, бик бай булыр идең» 

«Бабай»  сүзен әйтүдән мәхрүм булып үстек без. Әтиемнең әтисе Нотфулла, олы кеше булып, без кечкенә чакта ук үлеп киткән. Әниемнең әтисе Габделсаләм бабай сугыш кырында ятып калган.

Ике ятим, бер-берсе белән табышып, гаилә корып җибәрәләр. Әбием Сәлимә фермада эшли, бабам Габделсаләм – атлар сараенда. Акрын гына үз нигезләрен булдыралар, бер-бер артлы алты балалары туа. Бөек Ватан сугышы башлангач,  бабаемны беренче көннәрдән үк сугышка алалар.

— Бабаем, син киткәнсең, ә әбиемә алты бала һәм юклык, хәерчелек кала. Ярдәм кулы сузарлык туганнары да булмый. Әбием бирешми. «Барысына да түзеп була, ашарга җитмәү бик авыр.  Эшкә киткәндә, игезәкләр Зәкия белән Фәүзияне бишек белән талга элеп калдырам да, гөнаһы булса да,  и Аллакаем, мин кайтканчы, шуларның берсен булса да ал, дип уйлап йөри идем,  – дип елый-елый искә ала иде әбием. –  Мин эштән кайтканда, икесе дә тал төбендә, җирдә тәгәрәшеп яталар. Мине күргәч, елмаялар иде. Ашарга ризык юклыкны аңламый шул сабыйлар…»

Бабаем, әбием гел бер үк нәрсәне искә ала иде:

– Эштән кайттым, өйдә бер кабымлык ризык юк: ни он, ни ярма, ни сөт. Нишләргә инде, диеп сөйләнә-сөйләнә, колхоз идарәсенә киттем. Ул вакытта хуҗа булып Шәфигуллин Лотфулла эшли иде. Бернәрсә юк, балалар ач, азрак он бирмәссеңме,  дим. Бөтен халыкта да шул ук хәл бит, бирә алмыйм,  ди.

Шулвакыт әбиемнең артында, ачыргаланып, бала елап җибәрә һәм: «Ачка үләбез икән бит», – дип сөйләнә башлый. Әбием, борылып караса, төпчек кызы Фәүзия басып тора. Ул аны артыннан ияреп килгәнен сизмәгән дә. Хуҗа, сабый баланың: «Ачка үләбез…» – дигән сүзләренә колак салып, әбиемә 6 килограмм он язып бирә.

Бабаем! Әбиемне, соңгы көненә кадәр, бөтен авыл халкы хөрмәт итте. Бик акыллы, төпле киңәшләр бирә торган әби иде ул. Исеңдәдер, бабаем, бер улың, Әбелкәрәмең, тәрәзәдән егылып төшеп аягын имгәткән. Әбием шул улы һәм аның гаиләсе белән гомер кичерде. Улың инвалид булса да, йортлар төзеп, гомер буе колхозда эшләп, матур гаилә корып, 7 бала үстереп, аларны башлы-күзле итте. Әбием дә, балаларың да гомер буе синең кайтуыңны көтте.

Бабаем! Син исән булсаң, бик бай  булыр идең. Синең бүген илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче 24 оныгың, 52 оныкчыгың, 50  оныкчыкларыңның балалары бар. Әбием 87 яшенә җитеп, бакыйлыкка китте. Аннан соң Рәхилә кызың, Әбелкәрәм улың һәм Фәүзия кызың вафат булды.  Өч балаң – Мәсәлим улың, Зәкия кызың һәм Рәшидә кызың да Җиңү язына җитә алмыйча, вафат булды.  Әбием, балаларың, оныкларың гомер буе синең кабереңне эзләде. Синең кайда вафат булуыңны белә алмадык. Төрле каналлар аша эзләтеп карадык, тик синең исемең төрле җирдә төрлечә язылган булып чыкты. Кайбер мәгълүматлар буенча син, 1942 елның 30 сентябрендә һәлак булып, Волгоград өлкәсе, Иловля районында җирләнгәнсең.

Син һәм синең балаларың орден-медальләр дә, акча да ала алмады, Җиңү бәйрәмнәрендә бирелә торган бүләкләргә дә ия булмады. Ләкин алар барысы да – чын хезмәт кешеләре, гади колхозчылар, кайда гына хезмәт итсәләр дә, Сезнең йөзегезгә кызыллык китермичә, алдынгылар рәтендә булдылар.

Сине яратып,  оныгың Мәйсәрә Сибгатуллина.

Чистай, Татар Талкышы

 

 


Фикер өстәү